Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Милли ашлар белән сыйлаган

Сабантуй бәйрәме республикада, Россиядә генә түгел, милләттәшләребез яшәгән күп кенә чит илләрдә дә уздырыла. Түбән Камадан күченеп киткән Халидә Әхмәтова күптән түгел Төркиядә уздырылган милли бәйрәмдә катнашкан.

Ул җирле халыкны татар халык ашлары белән сыйлаган. Халидә Әхмәтова Сабантуйга алдан ук әзерләнгән, ярдәмгә сеңлесен дә чакырган. Бәйрәмгә алар күп кенә татлы бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч, кыстыбый һәм 10 килога якын чәкчәк пешергәннәр. Килгән һәр кеше аларны авыз итә алган. Төрекләр Халидә ханымга хәтта кафе ачарга да тәкъдим иткән. 
Сүз уңаеннан, Анталиядә Сабантуй беренче тапкыр үткәрелгән, әмма кешеләр күңеленә хуш килгән. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Сабан туеның төп оештыручылары - Фәнис Зыялы һәм Анталиянең Коньяалты районы администрациясендә чит ил вәкилләре белән эшләү советы рәисе Оксана Назарова. Быел ул кечкенә җыен буларак узган. Биредә татар милли уеннары, шигырьләр сөйләү, биюләр үткәрелгән. Мәскәүдән Илдар Шиһапов җитәкчелегендә «Тальян» татар җыры театры солистлары Наилә Дусмәтова һәм Зөлфия Хәлилова, Башкортстаннан музыка укытучысы Лира Гайнетдинова, Алена һәм Виктор Синевич җитәкчелегендә «Мастер Данс» исемле бию мәктәбе чыгыш ясаган. Шулай ук бәйрәмдә Анталиянең бию мәктәпләре катнашкан. Сабан туе караокеда татарча җырлар җырлау белән тәмамланган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев