Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәгълүмат дөреслеккә туры килмәсә...

Өйгә мәче яки эт алганда, кайчак күп нәрсәне уйлап бетермибез. Мәсәлән, аларның йоннары коелу зур мәшәкать тудыра.Телевизордагы рекламага ышансаң, келәмне тузан суыргычка «турбощетка» җайланмасы кигереп, тиз чистартып була. Менә шул максат белән, бер ханым кибетләрнең берсеннән нәкъ шул җайланманы сатып алган.

Товар турында күрсәтелгән мәгълүмат буенча, «турбощетка» белән келәмне һәм идәнне хайван йоныннан, чәчтән һәм тузаннан тагын да әйбәтрәк чистартып була һәм ул тузан суыргычларның барлык модельләренә туры килә. Чынлыкта, мәгълүмат дөреслеккә туры килмәгән. 
Сатып алучы товарны кибеткә илтсә дә, акчасын кире кайтармаганнар. Шуңа күрә ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Закон буенча, сатучы килешүдә күрсәтелгән сыйфатлары булган товарны гына сатарга, аның турында тулы һәм дөрес мәгълүмат җиткерергә тиеш. Кибеттә исә «әлеге щетка өчен куәтлерәк тузан суыргыч кирәк; өстәвенә, щетканы кулланганнар, ул яңа түгел» дигән сылтамалар табып, акчаны кайтарудан баш тартканнар. Әмма бу вакытта сатып алучы щетканың туры килмәвен ничек аңларга тиеш икән? 
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ канунының 12 нче маддәсе буенча, товар турында тулы һәм дөреслеккә туры килгән мәгълүмат бирмичә сатып җибәргән сатучы (үтәүче) аның җитешсезлеге өчен җавап тотарга тиеш.
Нәтиҗәдә, бүлек белгечләре сатучыга әлеге дәлилләрне китереп, аңлатып, акчаны кайтартып бирүгә ирешкәннәр. 
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы  20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук дүшәмбе-пәңҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.45 сәгатьтә 36-63-76 номеры буенча шалтырата аласыз. 
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев