Туган як

«Мәңге яшисе килә...»

«Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең хезмәт ветераны Нургали Дәүләтшин белән еш кына әңгәмә корып утырганым бар. Үз гомерендә аңа татар халкының танылган шәхесләре белән дә очрашырга туры килгән. Баксаң, күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне дә белгән икән. «Берсут» ял йортында эшли башлаган чорларында үсмер Нургали, аңа ияреп, фотоаппарат, гармуннарын күтәреп йөргән. Шул гармунда...

«Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең хезмәт ветераны Нургали Дәүләтшин белән еш кына әңгәмә корып утырганым бар. Үз гомерендә аңа татар халкының танылган шәхесләре белән дә очрашырга туры килгән. Баксаң, күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне дә белгән икән. «Берсут» ял йортында эшли башлаган чорларында үсмер Нургали, аңа ияреп, фотоаппарат, гармуннарын күтәреп йөргән. Шул гармунда үзе дә уйнарга өйрәнгән.
Нургали Дәүләтшиннан мәшһүр композитор турында истәлекләрен ишеткәч, Татарстан Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Казандагы Балык Бистәсе «Якташлык» җәмгыяте булышлыгында «Школа» редакция-нәшрият үзәгендә дөнья күргән «Мәңге яшисе килә...» дигән китапны кулыма алдым. Бу китапта халкыбызның олуг, талантлы композиторы Фәтхерахман Әхмәдиев турында истәлекләр тупланган.
Фани дөньяда озак яшәмәсә дә, үзеннән соң бай мирас калдырган композитор ул. Менә ничә буын инде аның моңында тәрбияләнә, алар халкыбызның, Тукай әйтмешли, «тутыкмас вә җуелмас җәүһәрләре». «Кама буе - туган як», «Ромашкалар», «Алтын туй», «Җырлыйк әнием турында», «Җилләр-җилләр», «Чистай вальсы», «Кайда соң син?», «Мәңге яшисе килә» дигән җырларның исемнәрен әйтүгә, көе дә, сүзләре дә шунда ук хәтергә килә, үзең дә сизмәстән, җырлап җибәрәсең. Халык күңелендә урын алу менә шушы инде ул...
- Фәтхерахман абый вафат булгач, аның гармунын Чистайга алып барып сатканнарын белә идем, - дип искә ала Нургали Дәүләтшин. - Моннан күп еллар элек, берничә мәртәбә барып, ул ике рәтле гармунның кемдә икәнлеген сорашып, эзләп таптым һәм, бәясеннән тормыйча, сатып алып кайттым. Минем өчен ул гармун Страдивари скрипкасына тиң. Котлы Бүкәш авылы мәдәният йортында композитор истәлегенә багышлап уздырылган очрашуга шушы гармунымны алып бардым һәм «Күңелләрем сине эзли», «Мәңге яшисе килә» дигән көйләрне уйнап җырладым. Республикабызның мәдәният, сәнгать элитасы алдында югалып калмадым, Фәтхерахман абыйның гармунын яңгыраттым...
Нургали Дәүләтшинга калабыз клубларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә һ.б. җәмәгать оешмаларында бик еш чыгыш ясарга туры килә. Ул аларның һәрберсендә Фәтхерахман абыйсының җырларын, көйләрен яңгыратмыйча булдыра алмый. Әлеге сәләтле композиторның истәлеген, аһәңен, моңын саклаган Нургали Дәүләтша улына нәрсә әйтсәң дә, аз кебек тоела.
Язмамны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Гөлшат ханым Зәйнашева сүзләре белән төгәллисе килә. «Фәтхерахман Әхмәдиев чын мәгънәсендә яшьлек һәм мәхәббәт җырчысы иде. Күпме матур җырлар язды ул! Аның турында гел «һәвәскәр композитор» дип яздылар. Минемчә, һәвәскәр булса булсын, тик дистәләгәнчә композиторлар арасында ул иң талантлысы һәм һәвәскәрләрдән - Сәйдәшкә тиңе!» Нургали Дәүләтшинга әнә шундый мәшһүр кеше белән очрашырга һәм аралашырга туры килгән.
Федор ЕРМАКОВ.
Фотода: Н. Дәүләтшин кадерле гармуны белән.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: