Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният учакларында

Каенлы мәдәният йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең «Алтын Аполлон» иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган «Без – Илһамлы халык» – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Кичә барышында җырчының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкарылды.

Түбән Чаллы авылы клубында да, авыл китапханәсе белән берлектә Илһам Шакировны искә алу кичәсе уздырылды.
Кичәдә авыл үзешчәннәре белән Югары Чаллы, Зур Аты, Кызыл Чапчак, Тоба, Ташлык, Шәңгәлче авылы үзешчәннәре катнашты. Үзешчән сәнгать осталары Илһам Шакиров репертуарыннан булган җырларны башкардылар. Югары Чаллы мәдәният йортында эшләп килүче «Чулпы» бию коллективының чыгышлары да ямь өстенә ямь бирде. Залга жыелган халык һәр чыгышны алкышларга күмде. Кичә ахырында тамашачылар һәм артистлар бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.

Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото https://vk.com/mby_rdk_miras сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев