Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният учакларында

Югары Уратма мәдәният йортында, Макаровка авылы җыены булды.

Авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен «Татарстан минем туган ягым» дип аталган концерт күрсәтелде.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәдәният йортында шулай ук «Мин республикам белән горурланам» дип аталган интеллектуаль уен да уздырылды.

Зур Афанас авылы мәдәният йортында авыл халкы өчен әледән-әле кызыклы мавыктыргыч чаралар еш үткәрелә.
Шундыйларның чираттагысы кардмейкинг (кул астындагы материаллар белән матур итеп открыткалар ясау) буенча мастер-класс булды. Остаханәгә килгәннәр матур итеп «Валентинка» ясарга өйрәнделәр.

Тоба авылы мәдәният йортында да «Валентинка ясау серләре» дип аталган мастер-класс үткәрелде. Чарага килүчеләр якыннарына төрле материаллардан бәйрәм открыткалары ясарга өйрәнделәр. Үзенчәлекле һәм матур открытка ясау авыр булса да, мавыктыргыч булып чыкты. Мастер-класста катнашучылар эшләреннән канәгать булып, яңа шөгыль өйрәнделәр.

Ташлык мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Халкыбызның күңел көзгесе» дип аталган милли кичә булып узды. Ташлык авылының «Таңсылу» балалар бакчасы, Ташлык һәм Шәңгәлче мәдәният йортларының фольклор коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар милли моңнарыбызны искә алып, татар халкының уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын тамашачыларга җиткерделәр. Берсеннән берсе тәмле, милли ризыклар пешереп килгән апаларыбызның күчтәнәчләренә бәя бирелгәннән соң, традиция буенча бәйрәмебез чәй табыны янында дәвам итте.

Шәңгәлче авылы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Бабайлардан калган мирас» дип аталган кичә булды. Кичәдә татар халкының элекке гореф-гадәтләрен искә алдылар. Кунакка Югары Чаллы, Кызыл Чапчак, Ташлык, Тоба һәм Түбән Чаллы авылы үзешчәннәре дә килгән иде. Программадагы халык җырлары һәм биюләре чараның йөзек кашы булды.
Материалларны Илһамия ГАФФАРОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев