Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният учакларында

Ташлык китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйге игълан итте.

Конкурста Ташлык авылында яшәүче барлык кешене катнашырга чакыралар. Язмаларда үзеңнең әби-бабайларың, әти-әниләрең, туганнарың турында, колхоз-совхоз, авылның соңгы 100 ел эчендә булган вакыйгалары хакында язарга мөмкин. Язма эшләрне 2020 елның 16 февраленә кадәр кабул ителә, җиңүчеләрне билгеләү тантанасы 22 февральгә билгеләнә.

Тоба авылы мәдәният йортында «Игелекле күршелек елы» кысаларында «Күршеңне сыйла» дип аталган бик матур чара үткәрелде. Җыелган кунаклар табын артында җанлы, җылы әңгәмә кордылар. Үзара аралашып, шулай ук төрле камыр ашлары, пәрәмәч пешерү серләре белән уртаклаштылар.

Югары Уратма авылынды мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп белән бергәләп, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, сафта йөреп, патриотик җырлар башкару буенча ярыш үткәрделәр. Жюри нәтиҗәләре буенча, башлангыч сыйныфлар арасында 4 нче сыйныф укучылары, өлкәннәр арасында 7 нче сыйныф бик матур чыгыш ясады.

Зур Афанас мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм Зур Афанас авылы китапханәсе белән берлектә, «Бәхет биргән җирем –Татарстан» дигән музыкаль кичә узды. Кичәгә «Әдәбият корабы» проектына нигезләнеп, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырылган иде. Кичә ТАССРның 100 һәм Бөек җиңүнең 75 еллык юбилее кысаларында узды. Шигърияткә һәм әдәбиятка гашыйк күңелләргә Нәфисә Баязитова, Җәмилә Әхтәмова, Никифор Тукмачевның шигырьләрен бик яратып тыңладылар һәм аларга иҗади уңышлар теләделәр.

Каенлы авылы мәдәният йортында «Игелекле күршелек елы» кысаларында «Бер күрешү – үзе бер гомер» дип аталган зур концерт булды. Җырчылар ретро җырлар җырладылар, төрле милләт биюләрен башкардылар. Кайчандыр бик популяр булып, инде бераз онытыла башлаган җырлар тамашачылар күңеленә бик хуш килде, алар бергә кушылып җырладылар. Авылдашыбыз Госман абый сәхнәгә менеп, биеп тә төште.
Материалларны Илһамия ГАФФАРОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев