Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдәният учакларында

Әхсән Фәтхетдинов музеенда яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Радик Кутушев, Шамил Миңнеханов, Эльвира Акбулатова, Лиана Габдрахманова, Марина Хәбибова һ.б. авторларның рәсемнәре урын алган. Эшләр төрле юнәлешләрдә һәм жанрларда башкарылган. Күргәзмә февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Музей сишәмбе-якшәмбе көннәрендә 10.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Ял көне – дүшәмбе. 

Халык иҗаты йортында (Лемаев мәйданы, 14) «Восход» кинотеатры ачылды. Бу нисбәттән һәм танылган шагыйрь, җырчы, актер Владимир Высоцкийның туган көне уңаеннан, анда бушлай кино карарга мөмкин. 
26 гыйнварда 13.30 сәгатьтә – «Родом из детства», 17.30 сәгатьтә «Короткие встречи» фильмнары күрсәтелә. 27 гыйнварда кинотеатр 13.30 сәгатьтә – «Как царь Пётр арапа женил», 17.30 сәгатьтә «Служили два товарища» кинофильмнарына чакыра. Тулырак мәгълүматны телефоннан 8-939-332-78-78 номерына шалтыратып белешеп була.

27 гыйнварда Халыклар дуслыгы йорты түбәнкамалыларны «Кичке уеннар»га чакыра.
Биредә «Яңа елда яңа очрашу» дип аталган җырлы-биюле күңел ачу программасы күрсәтеләчәк. Башлана 14.00 сәгатьтә.

30 гыйнварда Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» драмасын тәкъдим итә. 
Спектакль Халык иҗаты йортында (Лемаев мәйданы, 14) 13.30 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны кассага 47-73-69 номеры буенча шалтыратып белешеп була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев