Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Матурлык тудыручылар

Каенлы авыл китапханәсендә «Өлкәннәрдән калган истәлекләрне барлыйк, саклап калыйк, югалтмыйк» дигән циклдан кичә үткәрелде. Анда килүче һәркем үзенең кул эшләрен күргәзмәгә куйды. Аларның берсе дә әбиләрдән калып сандыкта сакланган түгел, әле соңгы елларда гына чигелгән, тегелгән, бәйләнгән һәм иҗат ителгән әйберләр.

Авылыбыз хатын-кызларының матурлап, күңел җылысын, күз нурын биреп чиккән сөлгеләре иң түрдән урын алды. Милли бизәкләр төшереп чигелгән татар сөлгеләре әллә кайдан аерылып, үзенә тартып тора.
Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Назимә апа Хәмидуллина, мәсәлән, милли бизәкләр төшереп әле генә чигеп бетергән пар мендәр тышын күргәзмәгә алып килеп куйды. Өлкән апалар кичәгә үзләре чиккән ак яулык, ак алъяпкычларны ябып килделәр. Аларны урамда да бик еш шул киемнәрдән күрергә була. Бер төрле кибет киемнәре кигән башкалардан, әллә каян игътибарны җәлеп итеп, аерылып тора алар. Нинди матур бит безнең милли бизәкле киемнәребез! Соңгы вакытта мәдәният йортына җыелып ак алъяпкычларга милли бизәкләр төшереп чигәбез. Белмәссең, бәлки без дә авыл урамнарыннан апаларыбыз кебек шундый алъяпкычлар ябып үтәрбез. Узган 2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә үткән төбәкара гамәли сәнгать бәйгесендә катнашып чигүчеләребез үз номинацияләрендә – Фәндәлия Ибраһимова үзе чиккән яулык һәм алъяпкыч белән – икенче урын, Фәүзия Әхмәтшина чиккән сөлгесе белән өченче урын алып кайттылар.
Кама Аланыннан килгән махсус кунак – кул эше остасы Раиса Янковская кичәне тагын да ямьлерәк итте. Аныкы кебек кул эшләре башка берәүдә дә юк иде: конфет кәгазьләреннән тегелгән костюм, эшләпә, иске газеталарны файдаланып эшләнгән вазалар, тасмалар белән чигеп эшләнгән картиналар, бәйләнгән читекләр – болар барысы да заманча кул эшләре үрнәкләре.
Мондый матур чигүләрне, ихлас матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, күпме осталык һәм вакыт кирәк. Юк, өлкәннәрдән калган истәлекләрне, традицияләрне югалтмыйбыз, саклыйбыз, өйрәнеп дәвам итәбез. Бездән соң да дәвам итәрлек яшьләр генә булып торсын.
Флера ГАРИПОВА, Каенлы авылы китапханәчесе.

Фото vk.com/sdkkaenly cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев