Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Матур эшләребез калсын

Биш ел буе дәвам итүче «Яшел дулкын» акциясе барышында Түбән Камада 80 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин әйтте.

Ел саен бу чараларда торак-коммуналь предприятиеләр, эшмәкәрләр, бюджет оешмалары, волонтерлар, ветераннар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. «Без утыртылган яшеллекне саклап та калырга тиеш, быел агачларның ябалдашларын тәртипкә китерәчәкбез», – диде Түбән Кама мэры Айдар Метшин. 
Быел план буенча 25 мең агач утыртылырга тиеш иде, шуларның 5 меңе язын утыртылган, калганнары – көзен. Ике атна узгач, ялганып, ныгып китсен өчен, үсентеләргә су сибәчәкләр. Һәр кеше шәһәр тарихында үз эзен калдыра ала. Моның өчен ишегалдында агач утырту җитә. 
«25 мең агачның 3-4 процентын гына югалтсак, куркыныч түгел. Әмма саклап калырга тырышырга кирәк. Агачлар яңа микрорайоннарда да утыртылырга тиеш. Берничә дистә елдан анда да парклар булыр», – дип ассызыклады Айдар Метшин. 
8-14 сентябрьдә Татарстанда «Урман атнасы-2018» акциясе узачак. Аңа Түбән Кама да кушылачак. Бу вакытта урманнарда чүп-чар җыелачак, ял урыннары тәртипкә салыначак һ.б. эшләр башкарылачак.  Красный Ключта 300 каен үсентесе утыртылачак, Мурадьян урамы буендагы урман да агачлар белән баетылачак.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев