Туган як

Март Татарстанда җылы булырга вәгъдә итә

Язның беренче ае Татарстанда температура буенча нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Мартның беренче көннәрендә синоптиклар татарстанлыларга бераз кар вәгъдә итә. Көндез һава температурасы 0 -5 градуска кадәр үзгәреп торачак. Бу хакта «aif. ru» сайтында хәбәр ителә.

Язның беренче ае уртасында аномаль җылы һава торышы көтелә. Көндез һава +4тән +9 градуска кадәр җылыначак. Март азагы коры һәм кояшлы булачак. Ә менә төнлә салкыннар булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: