Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Марста йортлар төзергә хыяллана ул

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле Түбән Кама укучылары һәм студентлары «Абилимпикс» төбәкара чемпионатында призлы урыннар яулап кайтканнар.

Укытучылары, төбәкара чемпионатында баш эксперт вазифасын үтәгән Мария Грачева әйтүенчә, безнең балалар Казан, Чистай, Яр Чаллы укучылары һәм студентлары белән көч сынашкан. Һәр катнашучы көнкүреш һәм производство өлкәләрендә сәнәгать роботларын куллану мөмкинлеге буенча проект тәкъдим иткән.  Роботларны эшләтер өчен программалар да язганнар. 
Призлы урыннарны алучыларның берсе – Данил Хәсәншин (фотода). Начар ишетүче бу егет «Радуга» интернат-мәктәбенең 12 нче сыйныфында белем ала. Робот техникасы белән 1,5 ел шөгыльләнә. Сынауларга ул Марс планетасында киләчәктә йортлар төзәячәк роботны тәкъдим иткән. Мондый робот кирәк, дип саный, чөнки тиздән Җирдә кешеләргә урын калмаска мөмкин. 
– Икенче биремне моңа кадәр үтәгәнем булмады, шуңа күрә авыр булды. Минем робот фломастерны алып, тартманың тишегенә төгәл кереп, шарга нокта куярга тиеш иде. Иң мөһиме, шар да, тартма да урыннан күчәргә тиеш түгел. Нәтиҗәдә чемпионатта икенче урын алдым, – ди Данил. 
Ул мондый сынауларда җиңүләр киләчәктә югары уку йортына кереп, белем алырга, эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәк дип саный. Әмма кем буласын әлегә кадәр хәл итмәгән. 
Данилның әти-әнисе дә улларының уңышларына шатлана гына. Моңа кадәр ул спорт белән шөгыльләнгән икән. Призлы урыннар яулаган өчен алган медальләренә робот техникасы чемпионатында алганы да өстәлгән. 
Бу көннәрдә төбәкара ярышларда беренче өч урынга ия булган егетләр һәм кызлар Мәскәүдә узган милли  чемпионатка киттеләр. Алар арасында Данил Хәсәншин да бар. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фәхри Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X