Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Максатлары – фестивальгә бару

Узган елның октябрь аенда без «Ковер» яшьләр үзәге «Элемтә бар» («Есть контакт») проекты буенча грант отып, олылар белән эш алып барулары турында язган идек.

Декабрь ахырында проект өлкәннәр белән яшьләрнең бергәләп спектакль куюлары белән тәмамланды. Яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Юлия Большакова әйтүенчә, анда профессиональ артистлар уйнамаса да, пьеса зур уңыш казанды.
– Спектакль Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры бинасында күрсәтелде. Залда кешеләрне күзәттек. Пьеса беркемне битараф калдырмады: тамашачылар еладылар да, көлделәр дә. Ә тәмамлангач, кешеләр таралырга ашыкмадылар, һаман фикер алыштылар, – ди Юлия.
Аннары спектакльне социаль челтәрләрдә дә күрсәткәннәр. Тамашачылар, нигездә, бик яхшы бәя биргән һәм пьесаны кабатлап күрсәтүне сораганнар. Шуңа күрә аны тәрбияви максат белән белем бирү учреждениеләрендә дә куярга планлаштыралар.Әмма проект тәмамланса да, эшне дәвам итәргә ниятлиләр. «Ковер» үзәгендә эшләүче белгечләр өлкән буын вәкилләреннән Шаяннар һәм тапкырлар командасы төземәкчеләр. Яшьләр алар белән бер-гәләп скетчлар язып, сәхнәдә үзләрен тиешенчә тотарга өйрәтәчәк. Төп максат – киләчәктә Сочи шәһәренә барып, Шаяннар һәм тапкырлар уены фестивалендә катнашу.
Шуңа күрә бу уенда катнашырга теләге булганнар «Ковер» үзәгенә мөрәҗәгать итә яки 8-987-187-20-97 номерына шалтырата ала.

Лилия Заһретдинова

Фото: vk.com/kover сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев