Туган як

“Ләззәт” концертына көтеп калабыз

11 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә Халык иҗаты йортында “Ләззәт” халык эстрада ансамленең 40 еллык юбилее уңаеннан концерт узачак.

Коллектив Татарстанда танылган күп кенә талантлы артистларны үстергән. Мисал өчен, “Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин һәм шушы театр артисты Рөстәм Рахманкулов, “Сурәкә” керәшен ансамбле җитәкчесе Валентина Темячева һәм башкалар. Концертта танылган шәхесләр белән беррәттән сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистлар да чыгыш ясаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: