Туган як

Үләт базлары бетәчәк

Исеме бик ямьсез яңгыраса да, яңалыгы әйбәт булырга ошап тора. Соңгы бер-ике елда республика бу өлкәдә җиң сызганып эшләргә, үләт базлары урынына махсус завод ачарга җыена икән.

Түбән Кама районында да һәр авыл саен үләт базлары булу табигый. Чөнки авыл җирендә гомер-гомергә терлек асрадылар. Ул авыл халкына күпмедер дәрәҗәдә өстәмә керем чыганагы. Ә малы булгач, үлем-китеме булмый тормый инде. Бу үләт базларының бүгенге торышы нинди хәлдә – монысы авыл җирлекләре башлыклары намусында. Гадәттә, үләт базларын нормативка туры килерлек итеп, авыллардан ераграк ясыйлар. Шуңа күрә, олырак малны техника яллап, базга илтсәләр дә, вак-төякне якындагы чокыр-чакырга яки агач төбенә ташлау гадәте авылда әле дә яшәп килә. Колхозларның гөрләп торган чорында ферма тирәсенә аяк та басышлы түгел иде, бозау караучылар – бозауларны, дуңгыз караучылар дуңгыз балаларын ферма тирәсенә чыгардылар да аттылар. Алар бар тирә-якка “хуш ис”ләрен аңкытып, череп беткәнче шунда яттылар, яки хуҗасыз этләрнең ризыгы булды. Без – авыл бала-чагасы калдык сөякләрне җыеп, иске-москы җыючыга тапшырып, сагыз, шар һәм башка вак-төяк алган истә.
Колхозлар таралды, фермалар юкка чыкты, теләсә-кайда аунап ятучы мал үләксәләре дә бетте. Колхоз чорындагы кебек үк авыллар гөрләп тормаса да, азмы-күпме егәре булган авыл кешесе мал тотуны ташламый. Димәк, үләксә базлары авыллар өчен күпмедер күләмдә барыбер кирәк. Ә аларны тиешле дәрәҗәдә карап торалармы – монысы икенче мәсьәлә. Сер түгел, күп кенә җирләрдә коймалары ишелгән, капкачы ачык булган, яки инде тулган базлар да очрый.
Шуларны уйлап утырганда, бер мәгълүматка тап булдым әле. Республикабызның ветеринария идарәсе бу проблеманы заманча юл белән хәл итәргә алынган. Төгәлрәк итеп әйтсәк, хәзер биологик калдыкларны махсус машиналар җыеп йөреп, билгеле урынга китерәчәк икән. Бу урын – Алабугадагы «Сария» заводы. Укыганым дөрес булса, инде республиканың 19 районга биологик калдыклар ташырга көйләнгән махсус автомобильләр тапшырылган. Кайсы районнар икәнен төгәл белмим – терлек күп асрала торган районнар булырга тиеш, дип язылган. Машиналар шәхси хуҗалыкларга да, сугым цехларына да хезмәт күрсәтәчәк. Сезнең хәтта эт-песиегез, тавык-чебешегез үлсә дә,  диспетчерга шалтыратып, машинага заказ бирә алачаксыз. Машина аны махсус контейнерга бушата һәм атнага бер «Сария»гә илтеп тапшырачак. Заводта эшкәртелеп, терлек азыгы һәм биоягулык ясалачак. Мондый хезмәт түләүсез күрсәтелә диелсә дә, монысына мин әле бераз шикләнеп карыйм.
Ярый, бер-ике ел вакыт күп түгел ул. Әгәр дә бу планнар барып чыкса – табигатебез шактый чистара дигән сүз. Тик, әгәр хезмәт түләүлегә калса, моңа инде авыл кешеләре риза булмас һәм тагын гадәтенчә мал үләксәсен теләсә кайда тотар да атар.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: