Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Үлгәннәрне җирләү мөмкинлеге булмады»

Шушы көннәрдә Түбән Камада Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгына багышланган чара узды. Россиянең төньяк башкаласында ул елларда җиде түбәнкамалы яшәгән, тагын берсе Ленинград оборонасында катнашкан.

Ветераннар өчен 10 нчы мәктәп укучылары концерт әзерләгәннәр. Сугыш башланганда Рокыя Сәхәбетдиновага 10 яшь булган. Бу еллар турында яшь аралаш сөйли ул.
– Без ачлыктан елыйбыз, ә әни нәрсә ашатырга да белми. Дүрт баладан өчебез исән калды. 1942 елда Ладога күле аша чыккач, әти белән абый машинадан чыгуга ук ачлыктан егылып үлделәр. Бер көннән безне эвакуациягә поездда алып киттеләр. Әни шунда вафат булды, ә без – Арчадагы балалар йортына эләктек. Авыр булды, болар барысы да әле дә күз алдымда тора, – дип искә ала Рокыя апа.   
Валентина Дуреевага блокада башланганда нибары җиде яшь булган. Сугышның куркыныч мизгелләре истә калмаса да, гаиләдәге хәлләрне яхшы хәтерли. Әтисе хәрби заводта эшләгәнгә, фронтка алынмаган. Ярты елдан үлем хәлендә килеш аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
– Тере мәет кебек иде, сөякләргә тире тартканнар диярсең. Әни мине күпме үгетләсә дә, янына барырга курыктым. Берничә көннән әти вафат булды. Аны ниндидер чүпрәккә төреп, без яшәгән йорт янына аска төшереп куйдылар. Ул вакытта барысы да шулай эшләделәр, чөнки үлүчеләр күп булганга җирләү мөмкинлеге булмады. Мәетләрне махсус бригадалар җыеп йөрде. Аннары бабай һәм әби китеп барды, – дип сөйли ул янәшәдә җыелган балаларга.
Әнисе дә үлгәч, энесе белән икесе ачлыктан акылын югалткан апаларына калганнар. Кызчык кибеткә ипигә йөргән. Бервакыт бер куркыныч ир, өстенә ташланып, бар булган 125 грамм икмәген тартып алган. Валентина Дуреева якындагы кешеләрнең, ул кешене кыйнап, коелып калган ипи валчыкларын үзенә бирүләре турында ачынып бәян итте. Эвакуациядән соң энесе белән икесен төрле балалар йортларына җибәргәннәр. Шуннан бирле бер-берсе белән күрешмәгәннәр.
Блокада башланганда Роза Сайкинага да җиде яшь тулган. Бала бу елны беренче сыйныфка керергә тиеш булган. Әмма ул чолганыш вакытын искә алырга да, бу турыда фильмнар карарга да яратмый, чөнки йөрәгенә бик авыр ала. 
– Нәрсәсен сөйлисең инде? Ачлык эзәрлекли, җылылык, ут юк. «Тревога» сигналын ишеттек исә, окопларга таба йөгерә идек... – ди ул. 
Чарага килгән алты ветеранга «Ленинград блокадасы өзелүгә – 75 ел» истәлекле билгесен тапшырдылар. Тагын икесенә бүләкләрне өйләренә барып тапшырачаклар. Билгеле булганча, аларның барысына да бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм каралган.
Фотода: Ленинград блокадасын кичергән ветераннар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X