Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үлем-китемнәр дә бар

Иртәнге сәгать 6.30 да шин заводына каршы юлда Яр Чаллыга таба баручы «Калина» автомобилен йөртүче кагыйдәне бозып, каршы як юлга чыккан һәм «ВИС» машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «ВИС»ның 27 яшьлек йөртүчесенең аягы җәрәхәтләнгән.
Тагын бер авария Тынычлык урамында теркәлгән. «Ниссан» автомобиле руле артында булган 51 яшьлек ир кинәт юлдан китеп, глобус формасындагы тимер корылмага барып бәрелгән. Тиз арада килеп җиткән табиблар ярдәм күрсәтергә тырышып карасалар да – ир фаҗига урынында вафат булган.
Вахитов һәм Гагарин урамы киселешендә ике җиңел машина бәрелешкән. ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиле светофорның кызыл уты януына карамастан, туктамаган һәм, чаттан узганда, «Рено» машинасына бәрелгән. «Лада»ның 53 яшьлек йөртүчесе аңсыз килеш хастаханәгә озатылган, пассажиры җиңелчә җәрәхәтләнгән.
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев