Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әлегә нык түгел

Чын суыклар килеп кенә җитеп, сулыклар ныклы боз белән капланмаса да, гомерләрен куркыныч астына куеп, юка бозга керүчеләр бар. Боз өстенә кайчан керергә ярый? Таләпләрне үтәмәгән очракта нинди җәза каралган? Бу турыда хәбәрчеләргә сулыкларда куркынычсызлык чаралары тәэмин итү буенча республикакүләм брифингта сөйләделәр.

Сулыкларны әкренләп боз капласа да, анда керү куркыныч. Тәртип бозучыларны ачыклау өчен өч мобиль төркем патрульгә йөрер, дип көтелә. Махсус техника бар, тикшерүләр вакытында полиция хезмәткәрләре дә булачак. Алар бозга керүчеләргә карата административ актлар төзеп, судка җибәрәчәк.
– Коткару постлары Кызыл Чишмә бистәсендә, Кама Аланында, Пионер күлендә, Зәй һәм Шешма елгалары буенда урнашкан. 1 ноябрьдән төркемнәр 30дан артык мәртәбә патрульгә чыкты. Әлегә алар аңлату эшләре алып барды. Моннан соң тәртип бозучыларны ачыклый башлаячакбыз. Андыйларга карата суд я кисәтү ясый, яисә 1500-2000 сум күләмендә штраф билгели, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәйдуллин.
Калынлыгы җиде сантиметрга җитсә генә, бозга керергә, анда балык тотарга була. Хәзерге суыкта Долгое һәм Пионер күлләре тиз капланыр, ә менә Кама елгасы бозына декабрь урталарына кадәр керергә киңәш ителми. Үтә күренмәле, зәңгәрсу төстәге боз нык була, ак төстәгесеннән сакланырга кирәк – ул катып калган кар катламы булырга мөмкин.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлеге өлкән инспекторы Денис Иванов боз ватылып, суга төшкән очракта, нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатты. Өстә авыр кием булса, аны салып ташларга, аннары кулларны киң җәеп, тотынып, боз өстенә менәргә һәм аркага ятарга, кул-аяклар белән этенеп, бирегә килгән сукмактан ярга таба шуышырга кирәк. Батучы кешене күрсәгез, шунда ук янына йөгермәгез. Башта берәр бау, ботак яки башка шундый әйбер табыгыз, аннары әкрен генә янына барып, сузыгыз. Чыгаргач, ярга алып чыгып, өстенә одеял, коры кием яки башка әйбер каплагыз, телефон буенча 112 номерына шалтыратыгыз. Узган ел, суга төшү очраклары теркәлсә да, бәхеткә, батучы булмаган.
Быел шулай ук ике боз кичүе эшләячәге дә билгеле. Алар Кама елгасында боз ныклап каткач ачылачак.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев