Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Әле дә йөрәкне әрнетә»

Түбән Камада фашист концлагерьларының элекке тоткыннары белән очрашу узды. Алар яшь буынга үзләре кичергәннәр турында сөйләде. Хәзерге вакытта Түбән Камада бала чагында концлагерь мәхшәре шаһиты булган җиде кеше яши. Шуларның берсе - Альбина Дыранова. Ул шул чаклар турында әле дә әрнеп сөйли. 70 ел үтсә дә, искә төшерү авыр, ди....

Түбән Камада фашист концлагерьларының элекке тоткыннары белән очрашу узды. Алар яшь буынга үзләре кичергәннәр турында сөйләде.
Хәзерге вакытта Түбән Камада бала чагында концлагерь мәхшәре шаһиты булган җиде кеше яши. Шуларның берсе - Альбина Дыранова. Ул шул чаклар турында әле дә әрнеп сөйли. 70 ел үтсә дә, искә төшерү авыр, ди.
- Балаларның каннарын алалар иде. Минекен дә алдылар. Эшләмәгән балаларга ипи бирмиләр, эшләүчеләргә - 150 грамм, олыларга - 50 грамм, - дип исенә төшерә ул.
Дырановлар гаиләсе 1941 елда Польшада яшәгәндә әсирлеккә төшә. Әтиләре - совет офицеры - сугышта була. Ана һәм биш бала лагерьга озатыла.
- Олыларны, шул исәптән әниемне дә, мәетләрне җыярга алып китәләр иде. Аларны бер чокырга тутыралар. Менә кайда алар - хәбәрсез югалганнар. Әтием дә хәбәрсез югалган. Әлегә кадәр аның турында бернинди мәгълүмат таба алмыйм, - ди ул.
Чарада барлыгы алты кунак катнашты. Алар өчен 22 нче гимназия укучылары Муса Җәлил шигырьләрен әзерләгәннәр, хәрби госпиталь тормышы турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Ветераннарга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Икенче Бөтендөнья сугышы чорында үлем лагерьларына 20 миллион кеше эләккән, шуларның биш миллионы - Советлар Союзы гражданнары. 12 миллион кеше үлеп калган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев