Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әле дә алданалар

Девон Кредит банкы клиентларыннан 60 кеше алдаучылар кулыннан зыян күргән, шуларның җидесе – түбәнкамалы.

Бу алдау ысулы турында мәкаләләр газета битләрендә еш чыкса да, кармакка эләгүчеләр саны кимеми. Зыян күрүчеләргә шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре, яисә банкның куркынычсызлык хезмәте, дип таныштырып: «Акчагызны урлыйлар», – дигән куркыту астында, SMS-хәбәрдә киләчәк кодны әйтүләрен сораганнар. Ә шикләнсәләр, «ышанмасагыз, «кайнар линия»гә шалтыратып сорагыз», дигәннәр. Шалтыратучылар булган. Тик «операция» тәмамлангач кына шалтыратканнар шул. Алдаучыларга барлыгы 100 мең сум акча күчерелгән.
Шуны исегезгә төшерәбез: банк хезмәткәрләре телефон аша бернинди код сорамый; шикләнгән очракта телефонны сүндереп, картаның икенче ягында күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев