Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лаеклы алмаш үсә

Бер-ике көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узарга җыенабыз. Шул уңайдан шәһәребездә күп төрле чаралар уздырылачак. Аларның кайберләре башланды да инде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәктәпләрдә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, Ватан сугышы каһарманнарын искә алу кичәләре оештырыла. Шундый очрашуларның берсе укучылар саны буенча шәһәребездә иң зур мәктәпләрдән исәпләнүче...

Бер-ике көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп узарга җыенабыз. Шул уңайдан шәһәребездә күп төрле чаралар уздырылачак. Аларның кайберләре башланды да инде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәктәпләрдә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, Ватан сугышы каһарманнарын искә алу кичәләре оештырыла.
Шундый очрашуларның берсе укучылар саны буенча шәһәребездә иң зур мәктәпләрдән исәпләнүче 29нчы мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган җырлап сафта йөрү конкурсы уздырылды. Әлеге конкурсның жюри әгъзасы буларак, миңа да катнашырга туры килде.
Конкурста һәр сыйныф укучылары, бер взвод булып сафка тезелеп, җыр белән сафта йөрергә һәм командаларны дөрес үтәргә тиеш иде. Ике көн дәвам иткән чарада укучылар, чыннан да, зур осталык күрсәттеләр.
«Хәрби парад» белән мәктәпнең ОБЖ укытучысы, отставкадагы подполковник Фәнис Сибгатуллин җитәкчелек итте. Конкурс Россия Һәм Татарстан гимннарын яңгырату, «дивизия» командиры Фәнис Сибгатуллин мәктәп директоры Равис Мөҗәһит улы Шакировка рапорт бирү белән башланып, барысы да армиядәгечә алып барылды.
Жюрида Кара һәм Балтыйк диңгезләре флотларында хезмәт иткән запастагы матрослар А.Карпов һәм В.Салаев, ата-аналар комитеты рәисе, аксакаллар һәм өлкән сыйныфларның иң актив укучылары бар иде. Алар һәр чыгышка җентекле анализ ясап, урыннар билгеләп, иң яхшыларына бүләкләр хәзерләгәндә, өлкән сыйныф укучылары (малайлар да, кызлар да) карабинны сүтү һәм җыю, противогазны вакытка кию осталыкларын күрсәттеләр.
Әлеге конкурс мәктәптә «шоу» ясау өчен генә үтмәде. Без - өлкән буын кешеләре ата-бабаларыбызның сугышта күрсәткән каһарманлыклары турында сөйләдек, яшьләрне киләчәктә илебезнең лаеклы саклаучылары булырга өндәдек. Моның өчен тырышып укырга, физик яктан чыныккан булырга кирәклеге турында да искәрттек.
Мин тәнәфес вакытында берничә укучы белән әңгәмә оештырып алдым. Ни өчен Ватанны саклаучылар көне 23 февральдә билгеләнеп үтүе хакында кызыксындым. Укучыларның кайберләре бу сорауга ачык җавап бирергә авырыксындылар. Бу хакта кыскача гына үземә сөйләп бирергә туры килде. Шуңа күрә балаларны стройда йөрергә өйрәткән кебек, аларны Кораллы Көчләрнең тарихы белән дә бераз таныштырырга кирәктер, дип уйлыйм.
Конкурска йомгак ясап, иң булдыклы «взвод» командирларына Мактау грамоталары тапшырылды. Ике көн дәвамында барган әлеге чарадан укучылар да, ата-аналар да канәгать калды.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
конкурсның жюри әгъзасы, мәгариф ветераны.
Фотода (уртада): язма авторы
С Минһаҗев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев