Туган як

Күзгә күренмәс афәт

Соңгы арада «снюс» дигән сүз еш ишетелә башлады. Өлкәнрәк яшьтәгеләр аның турында белмәүләре ихтимал, ә яшьләр, шулай ук мәктәп укучылары снюсның нәрсә икәнен бик яхшы белә. Чөнки араларында аны кулланучылар гына түгел, ә сатучылар да бар икән. Бу хакта НТР телерадиокомпаниясенә килгән ата-аналар хәбәр итте.

Гади итеп әйткәндә, снюс – никотин микъдары зур булган төтенсез тәмәке. Ул аерым кечкенә пакетларга (0,3-2 грамм) бүлеп яисә таралма килеш шайбаны хәтерләткән савытта сатыла. Гадәттә, ешрак икенчесе кулланыла. Савыттан бераз алып, кечкенә төер ясап, ирен астына куеп суырып йөриләр. Ни өчен шулай тәфсилләп аңлата, дип гаҗәпләнмәгез. Киресенчә, балаларыгызга, оныкларыгызга игътибар белән карагыз.
Мәсәлән, бер ана 19 нчы мәктәптә укучы 13 яшьлек улының мондый әшәке нәрсәне куллана, дип уйламаган да. Аның еш аруын, кәефе юклыгын күрә. Беркөн күңеле нидер сизеп, янына килеп сораша башлый. Бала паникага бирелә, коса, аннары бераз тынычлангач, әнисенә снюс кулланганын сөйли. Өлкән сыйныф укучылары аңа аны өч тапкыр бушлай биргән, аннары үзе ике тапкыр сатып алган. Икенче көнне иртән торганда малай берни хәтерләми.
– Мин үз балама ышана идем һәм букчасын беркайчан тикшермәдем. Аның мондый әйбер белән мавыкканын күз алдыма да китерә алмадым. Югыйсә, мәктәптә беләләр, алдан ук хәбәр итсәләр, чарасын күрер идек, – ди ана кеше.
Россиягә снюс 2004 елдан кертелә башлый. Аңа каршы чыгучылар күп булса да, 2015 елга кадәр ирекле сатыла. Закон нигезендә снюсны саткан өчен штраф каралса да, 2016 елда аны насвай (чәйни торган тәмәке) буларак саталар. Ә насвай сатуга чикләүләр юк. Чит илләрдә снюсны кертү тыелса да, Швециядә һәм Норвегиядә теләсәң күпме һәм теләсә кайдан сатып алырга мөмкин.
Аның сәламәтлеккә зыяны зурмы? Һәм ни өчен нәкъ менә снюсны сайлыйлар? Түбән Кама наркология диспансеры поликлиникасы мөдире Людмила Львова әйтүенчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела, ә снюсның ни төтене, ни тәмәкегә хас тәме юк. Киресенчә, аңа төрле тәмләткечләр өстиләр һәм авыздан хуш ис килеп торырга мөмкин. Иң куркынычы, аннан наркотиктагы кебек ләззәт кичереп булмый, кеше укшый, коса, башы әйләнә, аңнарын югалтучылар да бар.
– Снюста никотин күләме бик күп. Сигарет тартканда организмга 1,5 миллиграмм никотин керсә, снюстан аның микъдары 20 миллиграммга җитә. Өстәвенә, тәмәкедәге никотин башта үпкәләргә керә, аннары гына канга китә. Ә снюстагысы турыдан-туры канга эләгә, димәк, баш миенә тизрәк барып җитә. Косу, укшу – шуның нәтиҗәсе. Кайбер кешеләр аны сигарет тартуны ташларга ярдәм итә, диләр. Дөрес, снюс суырган кеше сигаретны ташлый, әмма яңа бәйлелек барлыкка килә. Һәм монысы көчлерәк тә, – дип аңлата Людмила Львова.
19 нчы мәктәптә укучы тагын бер баланың әтисе, снюсны икенче сыйныф балаларына кадәр куллана дип сөйли. Өлкән сыйныф укучыларына өлкәнрәкләр сатып алып бирә. Алары кечкенәләргә сата. Гомумән, анда тарату эше күптән җайга салынган.
Күптән түгел шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән танышым аннан китүе турында әйтте. Исемен дә, мәктәп номерын да күрсәтергә теләмәде, чөнки курка. Баксаң, мәктәпләрендә снюсны инде узган елдан саталар. Балалар сыйныфлары белән төркемнәргә берләшеп, дәресләрдән соң берәр аулаграк урынга җыелышалар да, шул шакшыны суырып утыралар. Танышым аларның әти-әниләренә әйтеп караган, әмма тегеләре ышанмаганнар. Чыннан да, яннарыннан ис килми, тәннәрендә бернинди эз юк... Снюс кулланганны кайдан белеп була? Яхшылап игътибар иткәндә, билгеләре ачык күренә икән: баланың холкы начар якка үзгәрә, үзен дорфа тота башлый, еш арый, башы авыртырга мөмкин, укуында өлгереше түбәнәя.
– Баланың авызын ачтырып карагыз әле. Ул тәмәке авызны яндыра, ә ирен астына тыгып куйгач, иреннәре «бүлтәя», – дип кисәтә танышым.
Афәткә әйләнә барган бу мәсьәлә хакында мәгариф идарәсендә беләләр. Түбән Кама муниципаль районының «Белем бирү үзәге» директоры Резеда Джалолова әйтүенчә, җәйге каникулдан соң мәктәпләрдән борчулы хәбәрләр килә башлый, балалар чайкалып йөриләр, егыла, аңнарын югалта. Бу вакытта уку йорты ата-аналарны һәм табибларны чакыртып эңгәмә уздыра икән. Шулай ук, куркынычсызлык чаралары да күрелә, мәсәлән, мәктәпләрдә снюс зыяны турында ата-аналар җыелышларында сөйлиләр, балалар катнашында сыйныф сәгатьләрендә табиблар чыгыш ясый, видеороликлар күрсәтәләр, хокук сакчылары катнашында рейдлар үткәрелә.
Нишләргә? Бала бу шакшыны куллану-кулланмавын ничек ачыкларга? Букчаларын, кесәләрен даими тикшерергә онытмагыз. Әмма үзләре алдында тентү үткәрмәгез, күрмәгәндә генә карагыз. Табылса, җәза бирү, кычкыру, тыю хәлне катлауландырырга мөмкин. Бу тәмәкене сатмый башласалар да, теләгән очракта, таба алачак ул аны. Монда бары тик аңлату, видео-роликлар күрсәтү ярдәм итә, шулай ук табибка алып барырга һәм снюсны кайдан алганын ачыкларга кирәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: