Туган як

Күз яшьләре аша килгән Җиңү

Бөек Җиңүгә 75 ел!

Мәңгелек ут

Кырык бернең җәйге иртәсендә
Күкне кара сөрем каплаган.
Фашист илбасарлар һөҗүм итеп,
Җиребезне килеп таптаган.

Газиз илне яклап күтәрелгән
Ир-егетләр, ата-аналар.
Көнне төнгә ялгап көчен түккән,
Тылда яшьләр, әби-апалар.

Җиңү көнен якынайту өчен,
Хезмәт куйган хәлсез балалар.
Үзәкләргә үткән авыр еллар,
Йөрәкләргә сызган яралар.

Рәхәт тормыш бүләк иткәннәргә
Һәммәбезнең изге теләге.
Мәңгелек ут булып яна бүген
Шәһит киткәннәрнең йөрәге.
Рәмзия Вәлиева

Фронтовик әтиемә

Йөрәк янса сүрелмичә,
Яннарыма киләсең син,
Сагыш тулса күңелемә,
Киңәшләрең бирәсең син.

Өйрәтәсең бирешмәскә,
Авыр чакта – сыгылмаска,
Җиңәр өчен – көрәшергә,
Юл үткәндә – егылмаска.

Киңәшеңне тотам, әти,
Алга атлыйм, арымыйча,
Маяк булгач, юлларымда,
Уңга-сулга тайпылмыйча.

Һичбер нәрсә туктаталмый,
Сазлык мине суыралмый,
Карурманнар куркыталмый,
Авыр юллар карышалмый.

Туган илне саклар өчен,
Утны-суны кичкәнсең син.
Ватаныңа тугры калып,
Дошманнарны җиңгәнсең син.

Батырлыгың бәяләнгән
Күкрәгеңдә орден белән,
Эзең калды туган илдә,
Ә йөрәгең – халкың белән.
Васил Камалов

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Дошман кергәч туган илгә
Без кечкенә чакларда,
Киттегез сез мылтык алып,
Туган җирне сакларга.

Дошман утына юлыгып,
Ауса да сафларыгыз.
Рәхмәт сезгә мин сабыйдан!
Сез безне сакладыгыз.

Ил бурычлы сезнең алда,
Сез лаеклы мактауга.
Ап-ак чәчле ветераннар
Мохтаҗ түгел яклауга.

Булсын хөрмәтнең олысы,
Баш иям бүген сезгә,
Җиңү яулап кайткан өчен
Бу гүзәл илебезгә.
Гөлфизә Зөлкәрнәева

Кемгә кирәк бу сугышлар?

Кемгә кирәк бу сугышлар,
Кемгә кирәк күз яше?
Аналарны кем елата,
Кем әле бу, кем эше?

Балаларга беркем дә бит
Теләми бу үлемне.
Намус белән ил сакларга
Озаталар түгелме?

Кара хәбәр кергәч кулга,
Сызлый йөрәк ярасы.
Кайсы илдә, нинди җирдә
Ятып калган баласы?

Бу сугышлар, кан коюлар
Газаплармы гел шулай.
Озатканга, югалтканга
Сабырлык бир и, Ходай!
Нәфисә Баязитова

Батырларга дан

Һәйкәлләрнең тирән тамырлары
Чит җирләрдә калган каберләр
Үлем белән күзгә-күз карашып
Өзелсә дә күпме гомерләр.

Безнең горур халык чигенмәгән
Дошманнарга ирек бирмәгән.
Батырларның кызыл каны тамган
Байракларын ятка бирмәгән.

Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Кутуй...
Халыкларның һәрчак телендә.
Ялкынланып җирдә яшәү өчен
Үрнәк алар безгә бүген дә.

Батырларга сез үлемсез диеп
Горурланып әйтәм илемдә.
Буыннардан буыннарга күчеп
Чәчәк ата Ватан бүген дә!!!
Әлфия Сибгатуллина

Кайтыр идем...

Кайтыр идем, хәзер кайтыр идем ,
Балачагым калган өемә.
Элегрәк ешрак кайталмадым.
Шуңа ахры күңелем көенә.

Кайтыр идем, хәзер кайтыр идем ,
Балачагым калган өемә,
Көянтәләп сулар алыр идем,
Чишмәләрнең җыры көенә.

Кайтыр идем, хәзер кайтыр идем,
Хыялларда күңел сөенә.
Капкаларны ачып керер идем,
Сыерчыклар җыры көенә.

Кайтыр идем, хәзер кайтыр идем,
Авылымның моңлы киченә.
Балачакка йөгереп кайтыр идем
Ерак җирләр, сулар кичеп тә.
Әлфия Халиуллина

Өметегез сүнмәгән

Ветераннар безнең һаман сафта,
Алгы сафта телем сагында.
Мин аларга карап үрнәк алам,
Тормышымда, һәрбер адымда.

Утлы сугыш, ачлык еллары да,
Күңелләрдән эзсез үтмәгән.
Әллә шуңа аткан һәрбер таңга,
Өметегез мәңге сүнмәгән.

Кулларында – үткен каләмнәре,
Телләрендә – чая сүзләре.
Йөрәкләрдә илһам дәрте кайный,
Өмет белә яна күзләре.

Чәчләренә күптән чал кунса да,
Сыр басса да нурлы йөзләрен.
Сез, дип яши алар әле һаман,
Милләтем дип үтә көннәре.

Әйтер сүзем килер буыннарга,
Еллар уза, гомер чикләнгән.
Ветераннар эшен дәвам итү,
Телне саклау безгә йөкләнгән.
Мирзанур Шәймурзин

Әтиләр ядкәре

(Каһарман якташларыма багышлыйм)

Олы юлга менгән чакта,
Тезелеп тора каен гаскәре.
Истәлеккә диеп утыртылган,
Җиңү солдатлары ядкәре.

Сәлам җиле иссә безнең яктан,
Актаралар хәтер дәфтәрен.
Күз алдына килеп баса әти,
Сугышларның күргән хәтәрен.

Ак каеннар утыртырга диеп,
Көтеп алган Җиңү көненә,
Чыгып киткән иде әти юлга,
Тимер көрәк салып иңенә.

Ниләр уйлагандыр ул чагында,
Ни дип типкән солдат йөрәге.
Хыяллары чынга ашты микән,
Кабул булды микән теләге?

Исән солдат хөрмәтлеме бездә,
Чынбарлыкны тану кыен ла...
Каһарманнар бездә тыйнак яши,
Диеп шаулый чатта каеннар.

Каршы ала безне һәм озата,
Ак каеннар сафы юл буйлап.
Ераклардан сәлам бирә, гүя,
Әтиләр ядкәре кул болгап.
Асия Сафина

Тыныч яшик

Туган илем, туган җирем диеп,
Кердегез Сез янган утларга,
Тынычлыкны җирдә саклар өчен,
Киләчәккә ирек яуларга.

Дошманнарга каршы көрәшергә,
Тап төшерми илгә, байракка,
Алга барды совет солдатлары,
Калды ятып күпләр еракта.

Канлы яшьләр ана күзләрендә
Кипми озак еллар үтсә дә.
Ил онытмас батыр егетләрен,
Безнең сафтан алар китсә дә.

Туктат инде, туктат, бу дәһшәтне,
Сугышларны туктат илләрдә.
Безгә кирәк түгел дошман каны,
Тыныч яшик туган җирләрдә.
Гөлшат Солтангулова

Очрашуга өмет багладың

Күрешербез тиздән туганнар, дип,
Ераклардан килде хатларың.
Шомлы хәбәр илгә тараласын
Әй, син бала белә алмадың.

Сугышларның тәүге көненнән үк
Илең яклап яуга син кердең,
Соңгы сулышкача көрәшәм, дип,
Үз-үзеңә ныклы сүз бирдең.

Хатлар яздың сугыш кырларыннан,
Очрашуга өмет багладың.
Күрешүләр насыйп булмаган шул,
Бер хәбәрсез кинәт югалдың.

Күкрәгенә кысып хатларыңны
Газиз анаң түкте яшьләрен,
Көтте сине хатын, балаларың
Очрашуга юрап төшләрен.

Сагындырып еллар үтә торды,
Кайттың илгә соңлап булса да.
Алып кайтты капсул-медальоның
Яшьлек гомерең иртә сулса да.

Илгә кайттың батыр солдат булып,
Моңнар булып утлы еллардан.
Кабереңдә алсу гөлләр үсә,
Кадер, хөрмәт аңа уллардан.
Мөнҗия Хәлимова

Икеләтә бәйрәм

Кояшлы җылы яз иде,
Шуңа өстәп бер очтан.
Икеләтә бәйрәм булды,
Әти кайтты сугыштан.

Татулыкка нәрсә җитә,
Кабатлана күрмәсен.
Бу әфәтне дөнья берүк,
Мәңгелеккә җирләсен.

Горурланып әйтә алам,
Син бит, әти – җиңүче.
Синдәйләр булганда, әти,
Кимемәстер ил көче.

Язмышыңа язган булса,
Йөртә әллә кайларда.
Онытмаслык итте илем –
Сабак самурайларга.

Табан ялтыратыр дошман,
Үкенәчәк килгән яу,
Минем өчен әти – герой,
Иң мөһиме исән-сау.
Вил Хафизов

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: