Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыксынып карадылар

10 нчы мәктәпнең 2Г сыйныфы укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән янгынга каршы федераль хезмәте беренче отрядының уку-өйрәнү полигонында кунакта булып кайттылар.

Начальник урынбасары Максим Николаев 33 еллык тарихы булган янгынга каршы хезмәтнең беренче бүлеге буйлап экскурсия үткәрде. Янгын сүндергәндә һәлак булган хезмәттәшләренә куелган монумент янында аларны хөрмәт белән искә алдылар.
Янгын сүндерүчеләр нәни дусларын махсус баскычтан дүртенче катка менү күнекмәләре белән таныштырдылар, юл һәлакәтенә очраган «кешегә» беренче ярдәм күрсәттеләр һәм «янган» автомобильне сүндерделәр. Самир Халиков (аның әтисе Рамил Хәйдәр улы, инде 10 елдан артык янгын сүндерү бригадасында эшли), «минем әтиемә бервакытта да янгын сүндерергә туры килмәсен, янгыннар булмасын иде» – дип теләде.
Уку-өйрәнү полигонында тезелгән автомобильләр балаларны да, зурларны да шаккаттырды. Мәсәлән, аэродром автомобиле 12 тоннага кадәр су һәм 900 литр күбек сыйдыра. Ул зур, куркыныч янгыннарга бара. 22 катлы йорт биеклегенә кадәр күтәрелгән автобаскычны күреп Самир Кабазов: «Баскыч күкләргә ашып, кошларны куркытты», – дип әйтеп куйды. Кунакларны иң гаҗәпләндергәне, Россиядә бердәнбер төзек булып сакланып калган «Ветлуга» автомобиленең порошок белән атуы булды.
Балаларның очкынланып янган күзләреннән, шат йөзләреннән экскурсиянең аларга бик ошаганын аңлап була иде. Ахырда алар янгын сүндерүчеләр белән бергәләп чәй эчеп, күңелле сәяхәт оештырганнары өчен бик күп рәхмәтләр әйтеп киттеләр.
Людмила СВОЙКИНА.
Фотода: укучыларның янгын сүндерү машиналары белән танышу мизгелләре.

Павел Особливый фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев