Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыклы очрашу

45 нче яшьләр китапханәсе китапханәчеләре белән берлектә, 5 нче мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен «Китапларда күңел җылысы» дигән әдәби кичә узды. Чарага «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, биш китап авторы Рәфыйк Гомәр улы Әхмәдиев чакырылды.

Очрашуыбызның төп максаты укучыларны Рәфыйк Гомәр улының иҗаты белән якыннанрак таныштыру һәм аның иҗатына кызыксыну тәрбияләү иде. Кичә аның шигыренә иҗат ителгән «Түбән Кама гимны» белән башланып китте. Чарада әдипкә үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, аның шигырьләрен укыдык. 
Бу очрашу яшүсмерләр күңелендә җылы хисләр калдырды. Рәфыйк Әхмәдиев – тынгысыз, аралашучан кеше, һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы бар. Күренекле язучыбыз иҗаты, элекке һәм бүгенге тормышы белән таныштырып, сорауларыбызга төпле җаваплар биреп, сөйләгән шигырьләре аша укучыларыбызны үзенә җәлеп итте. Без – укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, укучылар – әдипнең иҗатын тирәнтен аңлап, сөйләшә белү, туган телнең байлыгын, матурлыгын күрүнең мөһимлегенә төшендек. 
Кичәбез Рәфыйк Әхмәдиевнең шигыренә иҗат ителгән «Сөлчәбаш» җыры белән тәмамланды. Безнең чакыруны кабул итеп, шигырьләре аша укучылар күңелендә җылы хисләр салырга вакыт тапканы өчен, Рәфыйк Гомәр улына китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Вәсилә Мөхәммәтҗанова, 5 нче мәктәп китапханәчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев