Туган як

Кызгануны кабул итмиләр

Түбән Камада начар ишетүчеләр һәм ишетмәүчеләр мәктәбе турында белүчеләр аз. Танышларымнан сораштырсам да, «белмибез» диюдән узмадылар. Соңгы елларда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында төрле бәйгеләр уздырыла. Анда җиңүләргә лаек булган ишетмәүчеләр дә бар. Мәктәп җитәкчелеге дә үз укучыларның проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тырыша.

Мәктәпле булдылар

Мәктәпнең рәсми исеме – «Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат». Аның директоры Зоя Шахмаева әйтүенчә, уку йорты 2000 елда гына ачыла. Аңа кадәр балалар Казан, Бөгелмә, Алабуга мәктәпләрендә укыганнар. Ата-аналар, җыелышып, башта ул вакытта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсөя Мезиковага мөрәҗәгать иткәннәр, аннары  бергәләп Түбән Кама мэры Илсур Метшинга барганнар. Мәктәпне Спорт урамындагы 20 нче йортта ачарга булалар. 
– Элек балалар бакчасы иде ул, аннары 1994 елда «Салават күпере» вакытлыча тору приюты итеп үзгәртелде. Бу бинада мин 1995 елдан эшлим, башлангыч сыйныф укытучысы булып килдем. 1998 елда  ул «Азкеремле гаиләләр балалары өчен мәктәп-интернат» исемен алды. 2000 елдан биредә начар ишетүче һәм ишетмәүче балалар укый һәм яши. Мәктәпнең беренче директоры Лидия Лужецкая, – дип искә ала башта – уку бүлеге җитәкчесе, 2009 елдан мәктәп директоры вазифаларын башкаручы Зоя Шахмаева.
Чит шәһәрләрдә белем алучы Түбән Кама балалары яңа мәктәпкә килә. Түбән Камада яшәүчеләр өйләренә кайтып йөри. Мондый балаларга туганнары белән күрешү бик мөһим. Әмма Әлмәт, Зәй, Сарман, Минзәлә, Менделеевск кебек башка шәһәрләрдән килеп укучылар интернатта яши.   
Беренче вакытта авыр була, чөнки укытучылар ишарәләп сөйләшә белми, ярты елдан соң гына балалар белән бер-берсен аңларга өйрәнәләр. Аннары мөгаллимнәр Яр Чаллыда махсус курслар уза, аларга Мәскәү университетларында эшләүче укытучылар дәрес бирә. 
– Гомумән, биредә эшләүче 30 белгечнең 15 е мәктәп ачылганнан бирле эшли. Башка урынга китүчеләр бик сирәк, нигездә, моннан лаеклы ялга гына чыгалар, – дип дәвам итә Зоя Леонидовна. 

Укытуда үзенчәлекләр

Хәзерге вакытта мәктәптә 7 яшьтән зуррак 19 кыз һәм 26 малай белем ала. Әмма уку йорты үзенә 70кә кадәр укучыны сыйдыра ала. Һәр сыйныфта 8 начар ишетүче һәм 6 ишетмәүче баладан күбрәк булмаска тиеш. Башка мәктәпләр белән чагыштырганда, мондагы уку программасында үзгә яклар бар. Беренчедән, программа 12 сыйныфка исәпләнгән. Бер дәрес 40 минут дәвам итә. Гомуми дәресләрдән тыш, социаль-көнкүреш ориентлашу, предметлы-гамәли укыту, укытуда махсус җиһазлар, тыңлау аппаратлары куллану каралган. Укытучылар балалар белән шәхси рәвештә күп эшли.  
– Үзләрен хаклы дип санасалар, алар укытучы белән бәхәскә дә керергә мөмкин. Күп очракта бу балалар дөньяны, вакыйгаларны, я уңай, я тискәре итеп кабул итәләр. Җиңелүләрне авыр кичерәләр. Шуңа күрә берәр бәйгегә әзерләнгәндә, психологик яктан да эш алып барабыз, – дип аңлата тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Петрова. 
8 нче сыйныфтан башлап, укучылар агросәнәгать көллиятендә профиль алды әзерлек курслары узалар. Малайлар агач белән эшләү серләренә төшенәләр, кызлар тегәргә һәм аш әзерләргә өйрәнә. Теләкләре булган очракта, киләчәктә шул көллияткә кереп, белгечлек алырга мөмкин. 

«Без барысы кебек, без барысын булдырабыз!»

– Бездә белем алучы балалар проблемаларына карата җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз. Чыннан да, шәһәрдә мондый мәктәп барлыгын аз кеше белә. Шуңа күрә укучыларның җиңүләрен, нәрсәгә дә булса ирешүләрен матбугат чараларында яктыртабыз. Безне белсеннәр. Балаларыбыз – иң яхшылары. Мәктәпнең девизы да: «Без барысы кебек, без барысын булдырабыз!» – ди Зоя Шахмаева.
Начар ишетүче һәм ишетмәүче балалар арасында ишарәләп җырлаучылар да бар. Алар белән Алла Добротворская шөгыльләнә. Җыр сүзләрен ишарә белән дә аңлату – гаҗәеп матур күренеш. Кызлар һәм малайлар шәһәркүләм концертларда катнаша. Укытучылар аларның сәләтләрен барысы да күрсеннәр дип тели. 
Укучылар шулай ук төрле республика һәм Россиякүләм бәйгеләргә катнаша. Бөтенроссия «Варенье» балалар иҗаты фестивалендә Мәликә Һадиуллина, Азалия Таҗетдинова һәм Виктория Фоменко беренче урынга лаек булганнар. Санкт-Петербургта узган «Җырлаучы куллар»да Виктория Фоменко һәм Никита Исаев – икенче, Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия «Канат селтәве кебек» ишарәләп җырлау фестивалендә беренче урын ала. Һәм шушы көннәрдәге тагын бер җиңү – мәктәп балалары И.Крутой оештырган «Назлы дулкын» бәйгесендә җырлаулары белән тамашачыларны әсир итә. 
Җырлаудан тыш, Анастасия Швецова роботлаштыру белән кызыксына. Ул һәм Данил Хәсәншин республикакүләм «Абилимпикс» бәйгесендә беренче һәм икенче урын ала, Бөтенроссия күләмендә узганында җиңүгә лаек була. 
Спортны яратучылар да күп. Хәтта инвалидлар җыелма командасы составында ярышалар. Узган ел Юлия Лопухина чаңгы йөгерешендә беренче урын алган.

Киләчәкләре бар

– Теләкләре булган очракта, бездә укып чыккан балалар җәмгыятьтә югалып калмый. Укуларын дәвам итәләр, эш табалар. Без аларның тормышлары турында һәрвакыт хәбәрдар. Мәсәлән, дүрт укучыбыз Казандагы ТИСБИны тәмамлады. Константин Евдокимовны узган ел чемпионатта җиңгәч, шәһәребездәге нефть-химия көллиятенә кабул иттеләр. Һәм мондый очраклар күп, – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Надежда Петрова, горурланып.
Тагын өч егет А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаган. Әмма бу балаларга эшкә урнашу авыр. Шулай да, гаилә, социаль хезмәтләр ярдәме белән җәмгыятьтә үзләрен югалтмыйлар. Мәсәлән, Яр Чаллының физик культура академиясендә укыган Алмаз Гатиятов – «Ярыш» спорткомплексында тренер, Николай Муравьев шиннар заводында эшли. Диана Габделзалимова һәм Илүзә Гарифуллина пешекче-кондитер белгечлеге алып, эш тапмасалар да, югалып калмыйлар. Илүзә Кама Аланына урнаша, Диана курслар узып, маникюр ясау хезмәте күрсәтә. Тагын ике укучылары теш технигы булып эшли, теш протезлары ясый, кемдер машина юа, кемдер автомобильләргә бензин салу урынында эшли. 
Ишетмәүче һәм начар ишетүчеләр гаилә коралар. Күп очракта балалары да шундый була. Балалары сәламәт туса, әби-бабайлары ярдәмгә килә. 
– Без әти-әниләр белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. Алар үз балаларын үстерүгә күп көч кертәләр. Шула ук вакытта күмәк чаралар уздырабыз. Мәктәптә һәр кичә, һәр концерт бергәләп чәй эчү белән тәмамлана, – дип шатлана Зоя Леонидовна. 
Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Соңгы кыңгырау. Биредә укучылар, ата-аналар, укытучылар гына түгел, кайчандыр мәктәпне тәмамлаган балалар да була. Алар бу мохитне сагынып киләләр. Директор әйтүенчә, бу балаларга кызганып карарга кирәкми. Алар моны кабул да итми. Алар тирә-юньдәгеләрдән теләктәшлек, ярдәм көтәләр. Чараларда, бәйгеләрдә катнашканда үзләрен ышанычлы итеп тоярга өйрәнәләр. Димәк, аларга җәмгыятьтә яшәү җиңелрәк булачак. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотоларда:
мәктәп-интернат директоры З. Шахмаева; юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара; балалар гөл утыртырга өйрәнәләр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: