Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кыйбласыннан читкә тайпылмыйча

49 нчы балалар бакчасы 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм белән котларга дип, бирегә дәрәҗәле кунаклар, бакчада озак еллар дәвамында эшләүче хезмәткәрләр, ата-аналар килде.

Кызганыч, бакчаның беренче мөдире Тәгъзимә Сафиуллина юк иде. Әмма бакча ачылган вакыттан диярлек эшләүче Нина Зинькова биредә әле дә сабыйларны тәрбияли икән. Аның янәшәсендә 26 ел бер төркемдә эшләүче кече тәрбияче Динә Гаффарова әйтүенчә, биредә тәрбияләнүче балалар арасында, кайчандыр әти-әниләре шушы бакчага йөргәннәре дә күп.
Бакчаның икенче мөдире Гөлфия Әмирова тырышлыгы белән бакча «милли» статусы алган. Дүрт ел дәвамында мәктәпкәчә гимназия буларак та эшләгән. Гөлфия ханым биредә 1988 елда килеп, 20 ел хезмәт куйган. Бу вакытта аның җитәкчелегендә һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән капиталь ремонт ясалган, шәһәрдә беренчеләрдән булып сауна эшли башлаган, юл йөрү кагыйдәләре кабинеты ачылган, музей булдырылган. 
49 нчы балалар бакчасының  хәзерге мөдире – Рәзинә Хәйдәрова бирегә 2000 елда өлкән тәрбияче булып килә. Учреждение кыйбласыннан тайпылмый, милли тәрбия юнәлешендә тырышып эшли. Бакчадагы 10 төркемнең берсендә катнаш гаиләләр балалары тәрбияләнә, калганнары – татар төркемнәре. Ата-аналар белән элемтәләре дә әйбәт. Моның ачык дәлиле – тәрбиячеләрнең ата-аналар белән берлектә ай саен чыгып баручы «Чык тамчысы» газетасы. Анда уздырылган күңел ачу чаралары турында, киңәшләр, кызыклы мәгълүмат, фотолар урын ала. Бәйрәмгә килгән әниләр һәм әбиләр мөдиргә, хезмәткәрләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бирегә үз баласын йөртүче «Безнең заман» бәйгесендә беренче урынга лаек булган Илшат Мөбарәкшин җырлап та бирде. 
Сүз уңаеннан, 49 нчы балалар бакчасы – Каюм Насыйри исемендәге премия дипломының Түбән Камадагы бердәнбер иясе. Өлкән тәрбияче Гөлнара Гиндуллина әйтүенчә, «Халкым мирасы» музее Россия һәм Татарстан күләмендә бүләкләргә ия булган. Тәрбиячеләр музей экспонатлары турында мәгълүмат туплап, аны методик әсбаплар итеп чыгара.     
Бакчаны бәйрәм белән котларга Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, урынбасары Вәсилә Исмәгыйлева, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиев та килделәр һәм котлауларын җиткерделәр. Ә мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнара Вәҗиева Түбән Кама муниципаль районы хакимияте башлыгы һәм идарә исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото 49 нчы балалар бакчасы архивыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев