Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыклы тәкъдимнәрегез булса

«Безнең Татарстан» VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды. Әлеге форумда яшьләргә республиканың икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, спорт, эшмәкәрлек һ.б. төрле тармакларында уңышлы эшләүче кешеләре белән очрашып, тәҗрибә һәм яңа проектлар белән уртаклашу мөмкинлеге тудырылачак. Чараның максаты - яшьләрнең Татарстанны үстерүгә юнәлдергән социаль, инновацион проектларын тәкъдим итүләре, бәяләү, киләчәктә...

«Безнең Татарстан» VII республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды.
Әлеге форумда яшьләргә республиканың икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, спорт, эшмәкәрлек һ.б. төрле тармакларында уңышлы эшләүче кешеләре белән очрашып, тәҗрибә һәм яңа проектлар белән уртаклашу мөмкинлеге тудырылачак.
Чараның максаты - яшьләрнең Татарстанны үстерүгә юнәлдергән социаль, инновацион проектларын тәкъдим итүләре, бәяләү, киләчәктә тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Әлеге форумга теркәлү forumtatarstan.com. сайтында 15 февральгә кадәр дәвам итә. Быел катнашучылар үз проектларын «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясе», «Медиа территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Иминлек территориясе», «Спорт территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе» юнәлешләрендә тапшыра алалар.
«Безнең Татарстан» республика яшьләр форумы нәтиҗәсе буенча иң яхшы дип табылган проект, алга таба җентекле өйрәнү һәм тормышка ашырылу өчен, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволар, фәнни-тикшеренү оешмалары, предприятиеләргә җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев