Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кыска хәбәрләр

Рәхим итегез Киләсе атнада Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен ачу тантаналары башлана. Шәһәрдәшләрне 25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - «Гаилә» паркы; 26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы; 27 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - Н.В.Лемаев исемендәге сквер, «Шинник» спорткомплексы, Красный Ключ поселогы; 28 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - Нефтехимик-лар паркы,...

Рәхим итегез
Киләсе атнада Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен ачу тантаналары башлана.
Шәһәрдәшләрне 25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - «Гаилә» паркы; 26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы; 27 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - Н.В.Лемаев исемендәге сквер, «Шинник» спорткомплексы, Красный Ключ поселогы; 28 декабрьдә 18.00 сәгатьтә - Нефтехимик-лар паркы, Химиклар урамындагы, 16г йорты яны; 29 декабрьдә 19.00 сәгатьтә - «Кояшлы алан» һәм Красный Ключтагы Яр буе көтеп кала. Бәйрәмгә рәхим итегез!
Бәйрәмгә чакыралар
24 декабрьдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә инвалидлар өчен «Яңа ел төнендә хыяллар» бәйрәме узачак.
Кунаклар өчен кызыклы программа да әзерләнгән: җырлар, биюләр, төрле бәйгеләр, бүләкләр һәм, әлбәттә, Яңа ел кәефе. Һәркем үз сәләтен сәхнәдә күрсәтә алачак. Карнавал костюмнарыннан килү хуплана. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Чарада 18 яшьтән өлкән кешеләр генә катнаша ала.
Тончыкмабызмы?
Быел түбәнкамалылар һавадан начар газлар исе килүдән 111 мәртәбә зарланганнар. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, күпкә артыграк.
Барлык мөрәҗәгать итүләр буенча тикшерү уздырылган - белгечләр шәһәрнең төрле районнарында һаваны анализга алып, нәтиҗәләрен Татарстанның «Росприроднадзор» идарәсенә җибәргәннәр. Шуларда 57 бозу очрагы ачыкланган. Шәһәр предприятиеләренә 400 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Ятимнәрне калдырмыйлар
Татарстанның Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин Түбән Кама балалар йорты директоры Юлия Кривенцова белән очрашты.
Ул якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, ятимнәргә җылы костюмнар бүләк иткән. Балаларның ял бүлмәсендә уен приставкалары һәм 50 дискта урын алган. ТР Пенсия фонды бүлеге балалар йортына еш ярдәм итә: экскурсия, күңел ачу чаралары оештыралар, аквапаркка алып баралар һ.б.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев