Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе

Бүген һәр баланың диярлек велосипеды бар. Әмма һәркем аның белән оста идарә итә алмый. Шуңадыр, елның җылы вакыты җитү белән, кызганычка каршы, велосипедчылар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре арта.

Җәйге каникуллар башланыр алдыннан, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртү максатыннан, велосипедчылар өчен «Куркынычсыз тәгәрмәч» традицион бәйгесе уздырыла. Бу чараны мәгариф идарәсе, Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге оештыра.
Шәһәрнең 35нче мәктәбеннән яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары 4 төрле сынауны узарга тиеш иде. Болар: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчек» (юл билгеләре, тамгалары, светофор сигналлары таләпләрен үтәп), «Велосипедны фигуралы йөртү» («әйләнә», «тарайган туры юл», «змейка», «тормоз салу») сынаулары.
Ә җиңүчеләр өчен призлар яхшы иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, өстәмә белем бирү үзәгенең беренче урынны алган яшь инспекторлар отряды 3 велосипедка ия булдылар. Икенче урынны 26 нчы мәктәп командасы яулады, аларга – 2 велосипед, өченче урынны алган 36 нчы мәктәп командасына 1 велосипед тапшырылды. 
Болардан тыш, шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр билгеләнде. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр» этабында 25 нче гимназия укучысы Платон Чернышев иң яхшы дип табылды, «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре»н  иң яхшы белүче Виктория Полутяглова икән, «Автошәһәрчек» этабында өстәмә белем бирү үзәгеннән Камил Низамов җиңде, «Фигуралы йөртү»дә  33 нче мәктәп укучысы Инсаф Зәкиуллинга  тиңнәр булмады.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Ә барлык балаларга җәйге каникулда яхшы ял, онытылмаслык тәэсирләр, яңа танышлар һәм күңелле очрашулар телибез! Җәй имин булсын!

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең бәйгене уздыру комиссиясе. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев