Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Куркыныч мавыгу

Соңгы елларда бик куркыныч мавыгу барлыкка килде. Бу тюбингларда (ватрушка) шуу.

Бүген инде безнең балачактагы кебек тимер чаналар, салам тутырылган ләгәннәр, катыргы кәгазьләр, полиэтилен пакетларга утырып тау шуучылар юк. Хәзер тюбинг, «ватрушка» дип аталучы нәрсәләр модада. Йомшак, очлы тимерләре булмаганга, күпләр аны куркынычсызрак дип уйлый. Тик бу ялгыш фикер. Тюбингларда шуу, чаналарга караганда күпкә куркынычрак икән. Чөнки бу нәрсәләр сәгатенә 100 километр тизлек җыярга сәләтле, аның тормозы юк һәм йомшак булганга бәрелү көче дә күпкә артыграк. Әле җиңел булганга ул бик каты сикертә һәм кеше нык бәрелергә мөмкин.
Ирексездән, үзебез шуган җиңел агач чаналар искә төште. Кызурак чаба башласа, аяк терәп, «тормозить» итеп тә була иде, астына капчыкка салам тутырып салып, үзебезчә йомшак утыргыч та ясап куя идек.
Әнә, әле күптән түгел генә Приморьеда тау башыннан тюбингта шуган вакытта, дүрт яшьлек бер кыз зур тизлек белән агачка бәрелеп үлә. Омск шәһәрендә дә 45 яшьлек ханым шулай ук «ватрушка» белән таудан шуганда баганага бәрелеп, авыр җәрәхәтләр ала һәм үлә. Мондый фаҗигаләр ел саен кабатланып тора. Алар хакында күбебез ишетсә дә, тюбингларда шуарга яратучылар саны кимеми. Шунлыктан, төрле имгәнү-җәрәхәтләнүләр алмас өчен, берничә гади киңәшне онытмасагыз иде.
– Кечкенә балаларның үзләрен генә җибәрмәгез. Аларның кайда, нишләп йөрүләрен сез белмичә дә калырга мөмкин.
– Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән төшмәгез. Агачлы урыннарда, баганалар булса, машина йөри торган юл кырыйларында һәм гомумән, таныш булмаган урыннарда шумау хәерлерәк.
– Таудан төшкәндә, үзара бәрелешмәс өчен, шактый ара калдырып шуыгыз.
– Бер генә кешегә исәпләнгән ватрушкага, берничә кеше утыру тыела.
– Таудан төшкәндә күзегезне йоммагыз, уяу булыгыз.
– Иң яхшысы – махсус урыннарда гына шуарга тырышыгыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев