Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Г.Тукай китапханәсендә журналист, язучы Җәүдәт Юныс белән очрашу узган

Узган гасырның 90 нчы еллар башында «Туган як» газетасында хәбәрче булып эшләп алган, соңыннан «Түбән Кама шин» заводының «Чулман» газетасына нигез салган Җәүдәт әфәнде шәһәрдәшләр күңелен тырыш хезмәте, шәһәр тормышын яктыртучы «кайнар» язмалары белән яулый.

Аның белән якыннан таныш кешеләр: «Кече җанлы, кояштай мөлаем кеше ул, беркайчан да масаймас, йомышың төшсә, игътибар белән тыңлар һәм ярдам кулы сузмый калмас», – диләр.
Җәүдәт Юнысның иҗатына килгәндә, юмористик әсәрләрнең тематик төрлелеге, жанр байлыгы, язучы иҗатының үзенчәлеге һәркемдә соклану уята.

Фото: https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев