Туган як

Куллары эш белгәч...

Шәһәр үзәк мәчете ишегалдында ярминкә узды. Оста куллы мөслимәләр камыр ашларын, шәлләрне, уенчыкларны һ.б. тәкъдим иттеләр.

Миләүша Бадамшина кондуктор булып эшли, буш вакытларында исә бәйләргә ярата икән. Бер шәлне бер атна эчендә өлгертә ала, әмма эшләре пөхтә һәм зәвыклы була. Алар суыкларда тәнне генә түгел, җанны да җылыта. 
Лилия Габделнәгыймова җептән курчак бәйли. Алар махсус йомшак җептән бәйләнгән, аллергия дә бирми. Лилия ханым эшен башлаганчы, курчакларында күз ясау мәсьәләсе хакында хәзрәтләр белән киңәшләшкән.  Курчакка  ачык күз урынына сызык сызу да җитә икән. Нәтиҗәдә, ул тагын да ягымлырак була.
Лилия Мөфтәхова ярминкәгә кызы Гөлназ һәм оныгы Диана белән килгән. Ул имбир прәннекләре пешерә. Әти кеше өйгә чимал алып кайта, әни рецепт буенча дөрес итеп пешерә, ә бизәлешен балалар уйлап таба. Шуңа күрә төсле тәм-томнарны сатып алырга теләүчеләр дә табылды. 
Фәридә Галиева рәсем ясарга ярата. Өч бала анасы өй мәшәкатьләре арасында яраткан шөгыле өчен дә вакыт таба. Рәсемнәре кыйммәтле рамнарга урнаштырылмаса да, чисталыгы, үзгәлеге, Фәридә ханымның дөньяның гүзәл якларын чагылдыра алуы белән сокландыра. Сүз уңаеннан, эшләре Швеция, Англия, Австрия һ.б. ил кешеләре сатып ала. 
Түбән Кама үзәк мәчетенең хатын-кызлар советы оештырган әлеге ярминкәдә 25 мөслимә катнашты. Чара тәмамлангач, катнашучылар бер табын артына җыелып, чәй эчтеләр, планнары белән уртаклаштылар. 
Үзәк мәчет матбугат хезмәте. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: