Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Кухня» теле белән калырбызмы икән?

Сүзем әлеге дә баягы татар теле турында булыр. Мескен дәрәҗәсенә төшерелгән, ни гаҗәп, татар халкы тарафыннан кимсетелгән тел.

Үзәк мәчеттә татар теле дәресләре башланды. Йөрергә теләүчеләр күп, ди. Монысы шатландыра, әлбәттә. Ирләр һәм хатын-кызлар телне генә өйрәнеп калмыйча, татар мәдәнияте белән таныша. Уку бушлай булса да, ел ахырына таба кеше саны сизелерлек кими. Ни өчен?
«Татарстан – Яңа Гасыр» каналында «Татарский с Дмитрием Петровым» телевизион тапшырулар циклы күрсәтелә. 50дән артык тел белгән рус кешесе үз системасы буенча өч ай эчендә татар телен өйрәнә, үзе әйтүенчә: «фигыль системасына төшенә, төрле темалар буенча сүзлек запасы туплый, җырлар, шигырьләр, хикәяләр тыңлый, татар газеталарын укый», аннары укыта башлый. 24 дәрес эчендә ул татарча белмәгән кешеләрне аралашырга өйрәтмәкче. Һәм булдыра да! Тапшыруларны караучылар шәкертләренең бик матур гына әңгәмә коруларын күрә. Дәресләр Интернетка да урнаштырыла.
Хәтерлим, татар теле дәресләренә каршы хәрәкәт башланып киткәндә, күп кенә кешенең «грамматика кирәкми, гади сөйләм теле булсын», дип ризасызлык белдергәннәрен ишеткәнем булды. Әмма укытучым Тәскирә Хәнәфиевна әйтмешли, «алайса кухня теле генә булып калачак бит ул»! Ә Дмитрий Петров нәкъ менә грамматикага басым ясый, кагыйдәләрне аңлата-аңлата мисаллар китереп төшендерә. Укучылары арасында рус милләтеннән генә түгел, татар кешеләре дә бар. Бер яктан, белмәүләре өчен оят, икенче яктан, туган телне өйрәнергә теләүләре куандыра.
Җитәкчеләрне барлап тикшереп карагыз әле, татарча күпмесе генә интервью бирә, халык алдында сөйли? Милләтпәрвәрләр, җәмәгать эшлеклеләренең күпчелеге чыгыш ясасалар да, шагыйрь-язучылар күпме язсалар да, телетапшырулар төшерелсә дә, минемчә, файдасы булмас. Мәктәптә татар теле укытучылары ныклап эшкә керешмичә, таш кузгалмас. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү юлларын табып була. Рус мәктәбендә укысам да, укытучыбыз ниләр генә уйлап чыгармады: шигырьләрне аерым дәфтәргә язып рәсем ясадык, сәхнәдән аларны сөйләдек, «Аулак өй»ләр үткәрдек, олимпиадаларда катнаштык... Кызлар белән татар телендә хатлар языша башладык хәтта!
Уйлап кына карагыз – «Түбән Кама гүзәле» конкурсында сайлап алу этабында 17 кыз катнашса, «Түбән Кама батыры»нда – алты егет! 37 мәктәптән кала (шуларның икесе – татар гимназияләре), күпме урта һөнәри, югары уку йорты бар! Эшче яшьләр арасында да татарлар беткәнмени? Бу яктан медицина көллиятен мактап телгә аласы килә: шәһәрдә татар телендә нинди генә очрашу узмасын, нинди генә чара оештырылмасын – нигездә, аннан студентлар бара.
Татар теле укытучылары татар газетасын укымый! «Шәһәрдә татар телендә чыга торган бердән-бер татар газетасына язылыгыз» дип, күбесенә ялынып йөрергә туры килә. Тагын 81 яшьлек укытучымны мисалга китерәм. Түбән Камага килгәннән бирле, «Туган як»ка языла ул. Балконы «подшивка»лар белән тулган. Үрнәк итеп 64 нче балалар бакчасын китерергә мөмкин. Анда газетаны 15 кеше ала.
Майамида, Анталиядә һ.б. чит җирләрдә яшәүче татарлар турында язганда, оялып куям. Аларда уздырыла торган татар чараларына кеше өелеп бара. Бездә чакырып та, килмиләр, күрмиләр, тыңламыйлар һәм теләмиләр дә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев