Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көтелмәгән кайгы

Сочи шәһәренең Лазаревское курорт бистәсендә коточкыч фаҗига булган. Әбисе белән ял итүче 7 яшьлек түбәнкамалы малай яңгыр сулары агу өчен ясалган канауга төшеп киткән. Әбисе аны чыгарырга тырышкан, әмма булдыра алмаган.

Көчле агым малайны диңгезгә таба алып киткән. Аның гәүдәсен шунда тапканнар. Әбисен хастаханәгә озатканнар. Бала быел беренче сыйныфка барырга тиеш булган. Улының мәетен алырга дип, Сочига әтисе килгән. Баланы Аксубайда җирләгәннәр.
Малайның әти-әнисе «ТАНЕКО» һәм «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятьләрендә эшли. Әлеге предприятиеләр җитәкчеләре гаиләгә ярдәм итәчәкләрен белдергән. Шәһәр хакимияте дә читтә калмаячак. «3 августта Сочи шәһәренең Лазаревское курорт бистәсе янында коточкыч фаҗига нәтиҗәсендә Николай Мальков гомере өзелгән. Бу кайгыны тасвирларлык сүзләр табуы кыен... Бала гомере өзелгән! Бүген шәһәребез һәм районыбызның һәр кешесе малайның туганнары һәм якыннары белән бергә кайгыра. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз һәм ярдәм күрсәтергә әзер», – ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин. 
Фаҗига булган куркыныч урын – яңгыр сулары өчен канау нигә ачык булган? Нигә өстенә рәшәткә куелмаган? Сочи шәһәренең җирле хакимияте хәбәр иткәнчә, проект буенча рәшәткә каралмаган икән.  Әлеге канаулар узган гасырның 60 нчы елларында төзелгән. Алар агып төшкән яңгыр сулары өчен махсус ясалган һәм бистәнең һәр урамында диярлек бар. Өсләрен ябу өчен тагын ничә фаҗига кичерергә кирәк булыр икән?
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X