Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күренекле шәхес истәлегенә

Каенлы авылы халкы тарих дулкыннарына ияреп, күп вакыйгаларны кичергән. Җир өчен авыллар арасындагы ызгышлар, революция вакытында, яисә колхозлашу елларында булган фаҗигале вакыйгалар, сугышлар – болар барысы да авылыбыз тарихында тирән эз калдырган. Әйе, авылыбызның үткәне данлы, хәзергесе кызыклы, киләчәге дә якты булыр, дип ышанабыз.

Авылны анда яшәгән кешеләр, аларның кылган изге гамәлләре, матур эшләре яшәтә. «Каенлы авылы тарихын» туплап безгә мирас итеп калдырган Фәхри ага Шәрәфиев фаразлавынча, авылыбызның 400-450 еллык тарихы бар. Казан ханлыгы Руська кушылганнан соң, ягъни 1552 еллардан соң, корылык елларында Мамадыш районының (хәзерге) Кече Сон авылыннан берничә гаилә килеп, авылга нигез салалар, дип яза ул. Шул еллар эчендә авылыбызда кемнәр генә яшәмәгән дә, кемнәр генә авылны яшәтү, танытуга көч кертмәгән! 
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.  Без дә шул юнәлештә эшлибез. Мәдәният йортында «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» дигән циклдан чираттагы чара үткәрелде. Бу юлы ул фәнни-гамәли конференция итеп, күренекле дин эшлеклесе, халык табибы, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголга багышлап үткәрелде.
Әгәр дә авылыбызда, анда гына түгел, хәтта районыбызда туып-үскән яисә яшәгән күренекле шәхесләр исемлеген төзергә туры килсә, анда иң беренче булып Таҗетдин Ялчыгол исеме торырга тиештер, минемчә. Бу күренекле шәхеснең тууына узган ел октябрь аенда 250 ел, кайбер мәгълүматларга караганда 255 ел тулды. Узган елның 26 июнендә вафатына 180 ел. 
Таҗетдин Ялчыгол – халкыбыз тарихының катлаулы чорында яшәгән әдип; татар теле, гарәп, фарсы, госманлы кебек телләр белгече; шәрык гыйлемен, мәдәниятен өйрәнгән галим; педагог, табиб, дин әһеле; тарих, әдәбият,  фәлсәфә,  медицина, хокук, илаһият китаплары авторы. Күпкырлы талант иясе 70 еллык гомеренең өчтән ике өлешен безнең Зәй буенда үткәрә.  1792-1799 нчы елларда Каенлы авылында яшәсә, 1799-1824 нче елларда  Кызыл Чапчак авылында гомер итә. Димәк, гомеренең 32 елын, иң гайрәтле чорын Каенлы һәм Кызыл Чапчакта  яшәгән. Шуңа күрә татарның бу мәгълүм шәхесен без хаклы рәвештә үзебезнең якташыбыз дип исәплибез. 
Конференция балаларга, оныкларга нәсихәт, авыл тарихына багышланган әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Разия Якупова, күңел кылларын тибрәтерлек итеп, халык көенә сүзләрен Нәкый Исәнбәт язган «Туган ил» җырын башкарды, Рәйсә Абдуллина, Резедә Гариповалар мөнәҗәтләр әйттеләр.   
Кызганыч, Т.Ялчыголның Каенлы чоры турында истәлекләр бик аз сакланган. Шулай булса да, без конференциядә катнашучыларга бу олуг шәхес турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирергә тырыштык. Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәле белән урта мәктәпнең тарих укытучысы Рәсим Фаиз улы Гарипов, «Каенлы һәм Кызыл Чапчак авыллары тарихларында Таҗетдин Ялчыголның урыны» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Рәүф кызы Гарипова, иҗаты белән китапханәче Гөлнар Фәрхетдинова, «Рухи пакълеккә өндәгән «Рисаләи Газизә» ядкяре» турында авыл мәчетендә дин һәм гарәп теле дәресләре алып баручы Әлфия Фәрит кызы Сәхәбиевалар таныштырып чыгышлар ясадылар. Рөстәм Галиуллинның «Васыять» китабы – Таҗетдин Ялчыголга багышланган тарихи роман турында да сөйләп үтелде. Романның утыз битендә (165-195 битләр) аның Татар Җиреклесендә (Каенлыда) яшәгән чоры сурәтләнә.
Әлеге чарада Зәй шәһәреннән килгән кунак, Таҗетдин Ялчыголның җиденче буын оныгы Гамир Госман улы Таҗетдинов та катнашты. Ул Ялчыгол нәселе дәвамчылары турында сөйләде һәм чыгыш ясаучыларга өстәп, күренекле бабасы турында кызыклы мәгълүматлар китерде.
Авыл китапханәсе әзерләгән бу фәнни-гамәли конференциядә Түбән Кама шәһәре Аксакаллар шурасыннан һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасыннан килгән кунаклар, урта мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Авыл имамы Нияз хәзрәт килгән кунакларга, бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.
Флера ГАРИПОВА, Каенлы авылы китапханәчесе. 
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев