Туган як

Күренекле шәхескә багышлап

Апрель ае - Тукай ае булса, февраль ае - Туган тел ункөнлеге булуы белән аерылып торды. Шуңа да балалар бакчаларыннан алып һәрбер уку йортында, мәктәпләрдә, башка оешмаларда туган телебезне зурлап төрле чаралар, эчтәлекле очрашулар оештырдык. Халыклар дуслыгы йортында «Туачак көн йолдызы» дип исемләнгән чарабыз аеруча истәлекле булды. Мәктәп укучыларын мәшһүр...

Апрель ае - Тукай ае булса, февраль ае - Туган тел ункөнлеге булуы белән аерылып торды. Шуңа да балалар бакчаларыннан алып һәрбер уку йортында, мәктәпләрдә, башка оешмаларда туган телебезне зурлап төрле чаралар, эчтәлекле очрашулар оештырдык.
Халыклар дуслыгы йортында «Туачак көн йолдызы» дип исемләнгән чарабыз аеруча истәлекле булды. Мәктәп укучыларын мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыру өчен дәрес-тамаша уздырдык.
Бөтендөнья Татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге оештырган әлеге эчтәлекле чарада шәһәребез аксакаллары, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, «Ак калфак» хатын-кызлары, музей хезмәткәрләре катнашты. Чара курай моңы, төрле халыкларның ялкынлы җыр-биюләре белән үрелеп барды.
- Татар милли педагогикасының күренекле галимнәре - алтын хәзинәләре, ягъни мәгърифәтчеләре булуы - безнең өчен зур байлык. Алар белән яшь буынны без таныштырмый кем таныштырсын, - дип сүзен башлады кичәне алып баручы Н.Мирхазова. Аннары укучыларның игътибарын җәлеп итү, хәтерләрендә уеп калдыру өчен әзерләгән презентациясеннән слайдлар күрсәтеп, һәрбер хәзинә турында кыскача, әмма мөһим мәгълүматләр бирде. Тарихта эз калдырган күренекле шәхесләребез Таҗетдин Ялчыгол, «Кешеләрне туры юлга өндәү»че Габденнасыйр Курсави, «Татар теле әлифбасы һәм грамматикасы»н төзегән Ибраһим Хәлфин, татар телен гамәли һәм фәнни эшкәртү юлында гаять зур эшчәнлек күрсәткән - Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, татар теле грамматикасын язган, сүзлек һәм төрек телләренең хрестоматиясен төзегән Хөсәен Фәезхан, 1855 елны «Татар телен өйрәнүгә гамәли кулланма» дәреслеген язган Мөхәммәдгали Мәхмүд, мәдрәсәдә укыган чагында ук остазы Ш.Мәрҗанинең китапларын күчереп язган, үз заманы өчен бай гына китапханә булдырган Ризаэтдин бине Фәхретдинне һ.б.ны хөрмәтләде.
Шәһәр музее хезмәткәре Дания Вәлиева Шиһабетдин Мәрҗани турында видеоролик тәкъдим итсә, мәгърифәтче эзләре буйлап йөргән аксакалыбыз, язучы Фәтхулла Абдуллин истәлекләре белән уртаклашты.
«Сүзләрнең кыйммәтлесе - заман үтү белән онытылмый торганы...» дип яза Ризаэтдин Фәхретдин. Чыннан да шулай, 200 ел узуга карамастан, без үзебезнең күренекле шәхесләребезне барлыйбыз, аларның язганнарын кат-кат укыйбыз, кушканнарын үтәргә тырышабыз, эшебездә кулланабыз.
Бәйрәм төсмерен алган кичәбез ахырында Бөтендөнья Татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе урынбасары Вәсилә Исмәгыйлева, рәхмәт йөзеннән, чарада актив катнашкан укучыларга «Казан утлары» журналлары һәм дисклар өләште.
Нурзия МИРХАЗОВА,
Татарстанның атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: