Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кредит алу нечкәлекләре

(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9, 16, 23, 30 ноябрь саннарында).

Алдагы чыгарылышларның берсендә язганымча, минем карашка, кредитны торак һәм автомобиль сатып алу өчен генә кулланырга була һәм, әлбәттә, билгеле бер кагыйдәләрне үтәгән очракта гына. Бүгенге язмада шулар хакында җентекләбрәк аңлатырмын. 
Кредитка машина алган очракта түбәндәге кагыйдәләрне истә тоту зарур: 
• бүгенге көндә машинаны, нинди маркада булуына карап, 6-12 айлык хезмәт хакына алырга була (айлык керемегез 50 000 сум икән, димәк, гаиләгез өчен оптималь машина бәясе 300 000 - 600 000 сум тәшкил итә);
• әлбәттә, машина алу өчен җитәрлек акчаны алдан туплау яхшырак һәм кайберәүләр моңа ирешәләр дә. «Мин моны булдыра алмам» дип санасагыз, кредит алу өчен беренче взносны (первоначальный взнос) алдан туплап куегыз, күләмен мөмкинлекләрегездән чыгып билгеләгез; 
• кредит срогы кимрәк булган саен, процент ставкасы кими бара, бу кредит өчен арттырып түләгән акча күләме дә (переплата) азрак булачак дигәнне аңлата. Шуңа күрә оптималь кредит срогын керемнәрегезгә карап сайлагыз.
Хәзер торак алу өчен кулланыла торган ипотека турында сүзне дәвам итик.
Ипотека – түләү өчен иң катлаулы кредит. Моның шулай икәнен күпләр үз тәҗрибәләреннән күреп беләләр. Ипотека озак еллар дәвамында түләнә һәм аның айлык түләү күләме гаилә бюджетының сизелерлек өлешен «ашап бара». 
Яшәү өчен фатир яисә йорт алганда һәр кеше: «Ниһаять, өйле булабыз», – дип шатлана. Сүз дә юк, акчаны торак арендалаган өчен түгел, ә бәлки үзенең фатиры өчен түли бит. Әмма ул бу жиңеллекнең вакытлыча булуына тиздән төшенә. 3-5 елдан үзен читлектәге кош яисә капканга эләккән җәнлек итеп хис итә башлый. Бу ара эчендә күпме акча чыкканлыгын һәм аның, нигездә, процент түләүләре булуын исәпкә алсак, мондый хис-кичерешләрне аңларга була. Бу бит банкка бурыч кайтаруның башы гына, ахыры күренми дә.
Шуңа күрә, куркуга бирешмичә, киресенчә, хәлне аек акыл белән бәяләргә кирәк. Иң яхшысы – ипотека кулланып, арзан бәяле фатир алу, кредит түләп бетереп, өстәмә акча җыю, фатирны сатып, теләгән торакны сатып алу – болар баштан ук кыйммәт торак алуга караганда жиңелрәк.
• ипотека программасын сайлаганда, үзегез өчен иң отышлысын сайлагыз. Моңа иң мөһим шартлар – процент ставкасы, беренче взнос күләме, срогы;
• ипотека килешүенә имза куйганда, документның һәрбер хәрефенә җентекле игътибар биреп, дөрес итеп, аңлап укыгыз, аңлашылмаган урыннарда банк хезмәткәренә сорау бирүдән читенсенмәгез;
• ана капиталы булган очракта, аны гаиләнең торак шартларын яхшырту өчен кулланыгыз, ягъни ипотека түләгән очракта, аның төп өлешен ана капиталы кертеп түләгез, моның өчен балагызга 3 яшь җитүен көтәргә кирәк түгел икәнен ассызыклап үтәсем килә;
• ипотека килешүе буенча түләүләр башланды исә, ай саен күбрәк (1000 сум булса да) түләргә тырышыгыз – бу файдага гына;
• күчемсез милек бәясенең һәм ипотека өчен түләгән процентлар акчасының 13 процентын кире кайтарып, аларны көндәлек ихтыяҗларга яисә ял итү өчен түгел, яхшырагы – ипотеканың төп өлешен вакытыннан алда түләүгә кулланыгыз.
Банк хезмәткәренә нинди сораулар бирергә соң? 
• килешү буенча сезнең хокук һәм бурычларыгыз нидән гыйбарәт;
• өстәмә комиссияләр һәм аларның күләме;
• арттырып түлисе акча күләме;
• вакытыннан алда түләү мөмкинлеге: кайчан һәм нинди шартларда мөмкин; вакытыннан алда түләгән очракта, айлык түләү күләме яисә кредит срогы яңадан исәпләнәме, соңгысы сезнең өчен отышлырак.
Бүгенге көндә банк сайтларына кереп, андагы  кредит калькуляторларыннан файдаланып, сезнең өчен оптималь булган кредит шартларын үзегез исәпләп чыгара аласыз. Яисә http://credcalc.ru/ сайтында урнашкан калькуляторны кулланыгыз. 
Исәпләгәндә, шуңа игьтибар итегез: кредитны төрле срокка (10, 15, 20, 25, 30 елга) исәпләгән вакытта, унбиш-унсигез елдан соң айлык түләүләр күләме күпкә аерылмый, ә менә кредит срогы белән арттырып түлисе акча күләме сизелерлек арта. Банктан үзегезне алдатмагыз!
Лилия ХӘСӘНОВА,«Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәр буенча консультанты.
(Ахыры бар).
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев