Туган як

Күптәнге сугыш кайтавазы

Түбән Камада эзтабарлар отрядлары командирларының республика киңәшмәсе булып узды.

Бөек Ватан сугышы узган төбәкләрдә казу эшләре белән шөгыльләнеп, һәлак булган һәм хәбәрсез югалган совет сугышчыларының исемнәрен ачыклау, аларның калдыкларын кадер-хөрмәт күрсәтеп яңадан җирләү белән шөгыльләнүче эзтабарлар әһәмиятле эш башкара. Яу кырында башын салган соңгы солдатның гәүдәсе җирләнмичә торып, сугышны тәмамланган дип әйтеп булмый, дигән гыйбарә бар. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга инде 73 елдан артык вакыт узса да, эзтабарлар сугышчыларның сөякләрен табалар, солдат медальоннары ярдәмендә кем булуларын ачыклыйлар, аларың туганнарын да эзлиләр. 
Быел Татарстанның 39 отрядыннан 750 эзтабар, сугыш булган төрле урыннарга барып, казу эшләре башкарганнар. 
Алар барлыгы 30 экспедициядә катнашып, хәбәрсез югалган 449 сугышчының сөякләрен тапканнар һәм калдыкларын җыеп алганнар. Шуларның тугызының исемен ачыклау мөмкин булган...
Әлеге киңәшмәдә эзтабарлар, бер еллык эшчәнлекләре белән уртаклашудан тыш, отрядлар командирлары өчен семинар да үткәрделәр. Анда эзтабарлар сәламәтлеге турында да сөйләштеләр. Үзе дә эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән хәрби табиб  киңәшләрен бирде.
Эзтабарлар оешмалары инде чирек гасырдан артык эшләсәләр дә, әлегә аларның махсус күкрәк билгеләре юк икән. Шуңа күрә «Отечество» эзтабарлар берләшмәсе алар өчен махсус күкрәк билгесе булдыру инициативасы белән чыккан. Билге гамәлгә куелгач, эзтабарларга тапшырылачак.
Чара барышында бүләкләнүчеләр дә булды. Әйтик, «Нефтехимик» эзтабарлар отрядына «Солдат язмышы» дигән Бөтенроссия акциясен уздырган өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: