Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күптән көтелгән мәйданчык

Мәктәп бульварындагы 3а йорты ишегалдында бәйрәм узган. Сәбәбе дә бар – балалар өчен яңа уен мәйданчыгы ясаганнар икән.

Узган ел биредә яңа асфальт җәелгән, чүпне аерым җыю өчен махсус урын билгеләнгән, ә шушы арада таулары һәм таганнары булган агачтан ясалган уен комплексы,  спорт стенкасы  урнаштырылган, махсус түшәмле сукмак уңайлы да, куркынычсыз да булачак. Тиздән футбол кыры да җиһазландырылачак.
Йортта яшәүчеләр эшчеләр хезмәтеннән канәгать булып, алар өчен табын корып, тәм-томнар белән чәй эчерттеләр. 
– Бу йортта 1992 елдан бирле яшим. Балалар мәйданчыгын озак көттек, хәзер исә барысы да матур һәм уңайлы, – ди пенсионер Наилә Җиһангирова. 
И. Тимкин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев