Күп мәгълүмат тупладык

Бер төркем язучылар – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары – Зәй районының Имәнлебаш авылында булып, Таҗетдин Ялчыгол каберен зиярәт кылдылар.
Моннан 250 ел элек туып, җитмеш ел гомеренең 32 елын (1792-1824 еллар) безнең якларда – Каенлы, Кызыл Чапчак авылларында яшәгән мәгърифәтче, язучы, тәрҗемәче, һәвәскәр табиб, дин белгече, мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның иҗат эшчәнлеген искә алу, пропагандалау максатыннан оештырылды әлеге чара. Башта бөек якташыбыз рухына дога ирештердек. Авыл китапханәсе мөдире Л.Әхмәтҗанова безнең төркемне каршы алып, озатып йөрде. Үзара әңгәмә вакытында язучының биографиясенә кагылышлы кызыклы һәм мөһим вакыйгалар хакында ишеттек.
Галимнең эшчәнлеге гаять күпкырлы, чөнки ул үзе муллалар нәселеннән, киң карашлы, тирән белемле булуы белән аерылып торган. Таҗетдин сигез яшендә үк, хаҗга баручы әтисе Мәмәтколга ияреп, Төркиягә сәфәр кылган. Ул гарәп, төрек, фарсы телләрен өйрәнгән.
Таҗетдин Ялчыгол бик күп укыган, соңрак, туплаган белемен эшкә җигеп, мәдрәсәләрдә хәлфә булган, балалар укыткан. Язучы «Рисаләи Газизә» китабын кызына багышлап язган. «Сөбател Гаҗизин» поэмасына аңлатма биреп, гыйбрәтле шигырь юллары өстәгән. Ул күбрәк тарихка, дини, әхлакый темаларга игътибар итә, халыкның зәвыгын тәрбияли, гаделлек сагында тора. Риваятьләре, унбишләп китабы аша аның иҗатының әһәмияте зур булуын күрәбез, чөнки революциягә кадәр ул иҗат иткән, туплап чыгарган китаплар популяр булган, кайберләре зур тиражлар белән басылып чыккан.
Күренекле әдипнең эшчәнлеге, тормыш-көнкүреше белән кызыксынучылар хәзер дә кимеми. Зәйдә үткәрелгән «Ялчыгол укулары», төбәкара фәнни-гамәли конференцияләрен үткәрү – шуның мисалы. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Зәйдә күп кенә эшләр башкарылган, яңа мәчет һәм бер урам Т.Ялчыгол исемен йөртә. Монда язучылар, китапханә хезмәткәрләре дә еш булып тора. Бу сәфәрдән без дә күп кенә мәгълүмат туплап кайттык.
Ралия КӘРИМОВА. Түбән Кама шәһәре.
Фотода: «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларыннан бер төркем Т. Ялчыгол кабере янында.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.1700
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.9800
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды»Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...15200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!19400
-
26 февраль 2021 - 08:59Быел Арктика һавасы «хуҗа булды» Соңгы елларда кышларның җепшек һәм җылы, ә җәйләрнең, киресенчә, суык булуына ияләшкән идек...15200
-
26 февраль 2021 - 10:48Чистайларга барасылар бар икән! Түбән Кама керәшен мәдәни этнографик җәмгыяте уздырган «И керәшенем, асыл бизәгем...» бәйрәмендә Чистайдан килгән кунаклар да катнашты. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде.12300
-
25 февраль 2021 - 15:17Машина хуҗасы түгел, чокыр «хуҗасы» түли Бер түбәнкамалы юлдагы чокырга төшеп ватылган автомобилен ремонтлау өчен, «Бердәм заказчы дирекциясе»ннән 140 мең сумнан артык акча түләтә.12200
-
26 февраль 2021 - 11:03Бары теләк кенә кирәк Түбән Кама үзәк мәчете «Намаз – бәхет ачкычы» курсларын башлап җибәрде.12200
-
25 февраль 2021 - 16:43Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре трассада машина йөртүчегә ярдәм иткән Казан – Оренбург юлында кизү торган Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полиция капитаны Руслан Шакиров һәм полиция лейтенанты Алексей Макаров юл читендә авария сигнализациясе кабынган машина торуын күргәннәр.10100
-
26 февраль 2021 - 09:48Җәлеп итәрлек иҗтимагый киңлек булыр Түбән Каманың «Ковер» инициативалар үзәгендә «Кояшлы алан» паркын төзекләндерү һәм аның янәшәсендәге территориядә экстрим-парк төзү проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары булды.9800
-
27 февраль 2021 - 10:44Элеккеләрне искә алдык Олы Аты авылы мәдәният йортында «Ак түтиләр» клубының чираттагы утырышы узды. Суыклар 30 градус булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Пандемия вакытында түтиләр белән күрешмәдек, сагынышканбыз. Моңа кадәр хәлләрне телефоннар аша гына белешеп тордык.9800
-
26 февраль 2021 - 10:28Закон сагында Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Түбән Камага килеп, Корабельная урамындагы 13 нче йорттагы тулай торакны караган.9400
-
27 февраль 2021 - 10:40Шәһәребездә төрле халыклар үзара тату яши Түбән Камада Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә шәһәрнең барлык милли оешмалары катнашты.7500
-
27 февраль 2021 - 10:35Түләсәң – качмаслар Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.7100
-
25 февраль 2021 - 16:40Түбән Кама үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” конкурсының зональ этабында җиңүгә лаек булган. Марс әфәнде Түбән Кама данын “Җитәкче ир” номинациясендә яклый.7000
-
27 февраль 2021 - 10:12Бакчада – шугалак «Шинник» бакчачылык ширкәте юлы буенча кайнар су ага. Моны бер түбәнкамалы видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.6700
-
27 февраль 2021 - 10:18Кабатлау комачауламас Бер атна эчендә берничә җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк. Ләкин ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлларда игътибарлырак булуларын сорый.6400
-
26 февраль 2021 - 09:46Тизрәк төзелсен генә! Түбән Камада яңа трамвай линиясе төзелсә, уңайлы һәм экологик чиста транспорт юлы шәһәр территориясенең 70 процент өлешен колачлаячак.5800
-
26 февраль 2021 - 09:39Чистарту корылмалары файдалы Узган елгы күрсәткечләр буенча шәһәребез предприятиеләреннән зарарлы матдәләр чыгу 37 процентка кимегән.5000
-
28 февраль 2021 - 11:00Керәшен йолалары белән якынрак таныштырдылар Туган тел айлыгы кысаларында «Керәшен» җәмгыяте әгъзалары күп кенә кызыклы очрашулар үткәрде һәм үзләре дә төрле чараларда катнашты.1700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика