Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Ковер» яшьләр үзәгендә...

Шәһәр студентлары арасында «Иң яхшы студентлар активы» конкурсының икенче этабы узды.

Бәйгедә барлыгы алты команда катнашты. Алар җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән кечкенә тамашалар әзерләде. Музыка көллияте студентлары, мәсәлән, музыкант булырга теләгән кешенең тормышы ничек үзгәрәчәген сөйләделәр. Шаяртып, әлбәттә. Күппрофильле көллияттә укучылар чыгышларына өч жанрны да керттеләр. Яшьләр үзәге директоры урынбасары Алия Миңнуллина әйтүенчә, бары студентлар үзләренең иҗади кешеләр икәнлекләрен күрсәтә генә алсыннар. Алардан профессиональ артист дәрәҗәсе таләп ителми. Җиңгән командалар көч сынашуларын дәвам итәчәк.
Күптән түгел үзәктә яшь хоккей яратучылар хоккейның Яшьләр лигасы белән очрашып аралаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм фотога төштеләр. Хоккейчыларның кайберләре күптән түгел дөнья чемпионатыннан бронза медаль яулап кайтканнар иде.
«Ковер» яшьләр үзәге директоры Гөлназ Фәсхетдинова әйтүенчә, мондый очрашулар балалар үсешенә һәм камилләшүенә уңай тәэсир ясый. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев