Туган як

Космостан котлауга, чәкчәк тәменә, җыр-биюгә уралып...

Узган шимбәдә «Ильинка» комплексында, шау-гөр килеп, шәһәр-район Сабантуе үтеп китте. Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына ба-гышланган милли бәйрәмдә 2015 елда Татарстанда җитештерелгән промышленность продукциясенең 23 проценты безнең 273 мең 500 кеше яши торган муниципаль районга туры килүен зур горурлык белән җиткерделәр. Беренче көннәрдән алып хәзергә кадәр шәһәрдә 78...

Узган шимбәдә «Ильинка» комплексында, шау-гөр килеп, шәһәр-район Сабантуе үтеп китте. Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына ба-гышланган милли бәйрәмдә 2015 елда Татарстанда җитештерелгән промышленность продукциясенең 23 проценты безнең 273 мең 500 кеше яши торган муниципаль районга туры килүен зур горурлык белән җиткерделәр. Беренче көннәрдән алып хәзергә кадәр шәһәрдә 78 мең гаилә корылган, инде 150 меңенче сабые дөньяга аваз салуын көтә ак калабыз.
Түбәнкамалыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга, Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм, шулай ук, Мәскәүдән, Казаннан, быел федераль Сабантуй узачак Түбән Новгородтан кунаклар килгән иде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән бергәләп, үзенчәлекле бәйрәм мәйданчыкларын, сәүдә рәтен карап үткәннән соң, төп мәйданга килделәр.
Үзенең илле еллыгын билгеләп үтә торган шәһәр тарихына багышланган театральләштерелгән тамашадан соң, төп мәйдан уртасына Фәрит Мөхәммәтшин һәм Айдар Метшин чыгып, халыкны Сабантуй уңаеннан котладылар. Бер төркем түбәнкамалыга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аерым алганда, Түбән Уратма авылы почталь-оны, алты бала анасы Асия Мөхәммәтшина - «Ана даны» медаленә, «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов - «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең авыл хуҗалыгы департаменты директоры Әнәс Миңнәхмәтов Татарстан дәүләт советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Гомер булмаганны, бу юлы түбәнкамалыларны Сабантуй белән, хәзерге вакытта галәм киңлекләрен айкаучы космонавт Алексей Овчинин да котлады. Сәхнәгә урнаштырылган олы экрандагы видеоязмада космонавт кулындагы Түбән Кама муниципаль районы флагын күреп, мәйдандагы халык шаккатты. Трибунада утыручы халыкны гаҗәпкә калдырып, Сабантуй мәйданыннан арбасына 200 килограмм-лы чәкчәк өелгән җигүле ат узганын да әйтик. Ул чәкчәктән һәркем авыз итеп калырга тырышты.
Халыкның бәйрәм рухын күтәреп, сәхнәдә Казаннан килгән татар эстрадасы җырчылары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Филүс Каһиров, Вил Усманов, Лариса Басыйрова, Гөлсирин Абдуллина һәм, шулай ук, үзебезнең Түбән Кама артистлары чыгыш ясады.
Ә мәйдан уртасында шушы милли бәйрәмебезгә хас булган төрледән-төрле ярышлар башланды. Куркусыз егетләрне үз янына җыйган биек багананың очына, беренче булып, Трудовой егете Владислав Матюшкин менеп җитте. Корыч беләклеләр ярышы булган гер күтәрүдә Фаил Хәсәнҗановка тиңнәр булмады.
Төп мәйданда халык кызыклы ярыш-бәйгеләр караганда, ат чабышын яратучылар ипподромда чабышкыларның тузан туздырып узышуын күзәттеләр. Җирле атлар чабышында финишка беренче булып, үзенең «Король» кушаматлы атында «Кармалы» агрофирмасыннан Сергей Храмов килде, аңа мотоблок бүләк иттеләр.
Сабантуйның иң зур ярышында - кайберәүләрнең «мөгез чыгаруы» аркасында соңгы елларда кызыгы китә башлаган татарча көрәштә ирләр арасында үз авырлык үлчәүләрендә Эльвир Әхәтов (60кг), Эрик Мәхмүтов (70кг), Илдар Шәмсетдинов (80кг), Артем Морозов (90кг), Артем Большаков (100кг) һәм Марат Мөхәммәтҗанов (100 килограммнан авыррак) җиңү яуладылар. Сабантуйның баш батыры булып, рәттән алтынчы елын Марат Мөхәммәтҗанов калды. Марат батыр иңнәренә дәрәҗәле бүләк санала торган тәкә салып мәйдан әйләнеп чыкты. Әмма иң зур бүләк булган «Рено-Логан» автомобилен 2016 елгы Сабантуеның абсолют батыры Маратка бирмәделәр, ә соңгы еллардагы аңлаешсыз сәер тәртип нигезендә, үз үлчәүләрендә беренче урыннарны алган әлеге алты көрәшче арасында жирәбә салдылар. Нәтиҗәдә, 2015 елдагы кебек үк, машина Эльвир Әхәтовка чыкты. Сабантуй - татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме һәм ул, барлык үзенчәлекләре, уен-ярышлары белән шул миллилеген сакларга, гадел үтәргә тиеш, оештыручылар киләсе елларда моны исәпкә алсыннар иде.
Виктор ШАДРИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: