Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Конкурста җиңү яуладылар

НТР медиа-холдингының «Яңалыклар» хезмәте ТР Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча үткәрелгән республика конкурсында җиңүче булды.

Әлеге конкурста Татарстаннан дистәләрчә редакция коллективы һәм журналистлар катнашкан. «Татмедиа» һәм ТР Иҗтимагый палатасы белгечләреннән торган мәртәбәле жюри дүрт номинациядә 12 иң яхшы эшне сайлаган. Алар арасында Түбән Кама телерадио медиа-холдингы да бар. 
НТРның «Яңалыклар» хезмәте конкурска 9 репортаж тәкъдим иткән иде. Аларда «Түбән Кама хатын-кызлары», «Рубаха» арт-кластеры, инвалидлар җәмгыяте һ.б. коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның эше яктыртылды. 
Казанда «Татмедиа» бинасында НТР вәкиленә «Иң яхшы телесюжет» номинациясе буенча III дәрәҗә диплом тапшырылды. 
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев