Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Конкурска йомгак ясадык

2020 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнату конкурсы исемлегенә бу юлы 300гә якын язылучы теркәлгән иде. Призлар фондының иң зур бүләге, алдан вәгъдә ителгәнчә – «Туган як» газетасына язылучылар өчен «НТР» медиахолдинг компаниясе әзерләгән «Радуга» шифаханәсенә юллама.

Конкурсның шартлары буенча, исемлеккә кергән һәр кешене, үзе бүләкләр уйнатканны карарга килмәсә дә, конкурста катнаштырдык. Вәгъдә ителгәнчә, 4 февраль көнне конкурска йомгак ясадык.
Гадәттәгечә, конкурсның барышына өч кешедән торган жюри күзәтчелек итте. Әлеге җаваплы вазифаны башкарырга 39 нчы балалар бакчасы методисты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Нурзия Рәшит кызы Мирхазова; «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, танылган шагыйрь Никифор Ионович Тукмачев; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкаручы директоры Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева риза булды.
Конкурста катнашучылар исемлегенә кертелгән газета укучыларбызның фамилияләре язылган билетларны уйнату барабаныннан алып торуда ярдәм итүне 64 нче балалар бакчасының 11 нче төркемендә тәрбияләнүче Язгөл Латыйповага ышанып тапшырдык. Барлык билетларны барабанга салып, яхшылап болгаткач, Язгөл билетларны берәм-берәм ала башлады. Конкурс комиссиясе әгъзалары исә уйнаучыларның исемнәрен беркетмәгә терки барды. Шулай итеп, призлар түбәндәге кешеләргә чыкты:
«Хозцентр» кибетенә 500 сумлык сертификатлар – Р. Нурмиева (10 нчы мәктәп хезмәткәре), Г. Асылкаева (Төзүчеләр бистәсе, Романтиклар ур., 50Б), К. Хисмәтов (Гагарин ур., 9), М. Ибәтуллина (Яшьлек ур., 14а), М. Диникаева (Сөембикә ур., 72).
«Вуаль» текстиль дизайн студиясенә 500 сумлык сертификатлар – Л. Шәмсетдинова (10 нчы мәктәп хезмәткәре), Н. Якупова (Менделеев ур., 32), Ф. Әгъләметдинова (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 6в), Ш. Хуҗиев (Югары Чаллы авылы, Муса Җәлил ур., 22), И. Елисеев (Төзүчеләр ур., 7), М. Каюмова ( Шинчылар ур.,44).
«Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә 10 сеанска абонементлар – В.Мохитова (Ключ Труда бистәсе, Лесная ур., 15), И.Шәйхетдинов (Төзүчеләр ур., 38).
Кер киптерү җайланмасы – Г.Мавликова (Химиклар ур., 76в).
Модульле картина – Д.Шәкүрова (83 нче балалар бакчасы хезмәткәре).
Земфира Рәхимова бүләге – Г. Гәрәева (10 нче мәктәп хезмәткәре).
Түбәтәй – М. Газизуллина (Химиклар ур., 70д).
Намазлык – К. Закирова (Шинчылар ур., 56).
Дини китаплар җыелмасы – Х. Гыймадиев (Гагарин ур., 2).
Яссы пыяла савыт – Х.Талипова – (Түбән Уратма авылы, Кояшлы ур., 11).
Су фильтры савыты – Г. Минһаҗева (Көньяк ур., 2).
Стенага элә торган сәгать – М. Гәрәев (Төзүчеләр бистәсе, Үзәк ур., 98).
«Дровосек» кибетенә 500 сумлык сертификатлар – С. Салеева (Кызыл Чишмә бистәсе, Үзәк ур., 4). Г. Кәлимуллина (Химиклар ур., 1), Р. Кәримов (Бакый Урманче ур., 14), Р. Кадыйрова (Балчыклы авылы, Садовая ур., 66), Р. Гыйбадуллина ( Бызов ур., 17).
«Суши-хаус» кафесына 300 сумлык сертификатлар – Н. Исхакова (Корабельная ур., 30), Г. Сөнгатуллин – (Вокзал ур., 30), М. Әхмәтҗанова (Вахитов ур., 32), И. Гайнетдинов (Бызов ур., 15), М. Хәлимова (Тынычлык ур., 89), Н. Мөбарәкшин (Вахитов ур., 2), Х. Хөсәенов (Студентлар ур., 49).
Җәлил хәзрәт вәгазьләре (китап) – М. Мирзаянова ( Корабельная ур., 30).
Фәрит Имамов китаплары – Г.Гарипова (83 нче балалар бакчасы хезмәткәре).
Роза Кашапованың «Соңга калма» китабы – Г. Гайнетдинова (64 нче балалар бакчасы хезмәткәре).
Пледлар (Керәшен мәдәниэтнографик җәмгыяте бүләкләре) – К. Аглеева (Химиклар ур.,60), С. Заһретдинова – (Химиклар ур., 60), В. Шәймәрданова – ( Тукай ур., 31).
Сувенир сабын – А. Җиһангирова – (Бызов ур., 26).
Чигүле түбәтәй (Мәхиян Фәрдиев бүләге) – Т. Арсланова (Тынычлык ур., 70).
«Дөнья тәгәрмәче» китабы (Нурзия Мирхазова бүләге) – Г. Хәсәнова (64 нче балалар бакчасы хезмәткәре).
Төп призны – «Радуга» шифаханәсенә юлламаны иң ахырдан уйнаттык. Ул безнең газета укучыбыз Г. Максутовага (Мурадьян ур., 30 ) чыкты.
Конкурсның барышын күзәтеп торырга килгән газетага язылучыларыбыз да байтак иде. Шулай итеп, конкурска йомгак ясау күп санлы күзәтүчеләр карашы астында, бик гадел алып барылды. Призлар гадел таратылды. Газета укучыларыбызга шундый зур бүләкләр әзерләп, зур бәйрәм уздырган «НТР» медиахолдинг компаниясенә, шулай ук яхшы бүләкләр белән сөендергәннәре өчен Үзәк мәчеткә, шәһәребезнең «Керәшен» җәмгыятенә, эшмәкәр Гүзәл Потанинага, эшмәкәр Гүзәл Нуриевага, гомумән, бүләкләр фондын баетуда үзләреннән өлеш керткән барча кешеләргә рәхмәт.
Призлар исемлегендә үз фамилияләрен һәм йорт адресларын күргән газета укучыларыбызның призларны эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгаттә (төшке ял – 12.00-13.00 сәгаттә) редакциягә килеп алулары сорала. Үзегез белән паспортыгызны һәм газетага язылу турындагы квитанциягезне алып килергә дә онытмагыз. Тагын шунысын да искәртәбез, бүләкләрне шушы хәбәр чыккан көннән башлап, ике атна дәвамында килеп алуыгыз сорала.
Шулай итеп, кемдер шифаханәгә юллама отты, кемнәрдер картинага, стена сәгатенә яки сертификатка ия булды. Бүләкнең зурысы-кечкенәсе юк. Төрле конкурсларда катнашып, бүләкләр алучылар шундый фикердә. Мөһиме – конкурста катнашу. Ә тагын да мөһимрәге – «Туган як» газетасына язылып, ярты ел дәвамында шәһәребездә, районыбызда булган вакыйгалар, яңалыклар белән танышып бару.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: конкурс мизгелләре.
Л.Заһретдинова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев