Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Конкурска санаулы көннәр калды

2020 елның беренче яртысы өчен газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсы 4 февральдә НТР компаниясе бинасында, «Туган як» редакциясендә узачак. Бүләкләрне уйнату 10.30 сәгатьтә башлана.

Конкурс комиссиясе, гадәттәгечә, язылу турындагы квитанцияләрен редакциягә китереп, конкурс исемлегенә теркәлгән кешеләрне, конкурска үзләре килмәсәләр дә, призлар уйнатуга кертергә дигән карарга килде. Димәк, бүгенге көндә конкурста катнашырга теләк белдереп, язылу турындагы квитанцияләрен редакциягә алып килгән 300ләп кеше, конкурс барышын карарга килмәсә дә, уенда катнашачак. Алдан вәгъдә ителгәнчә, НТР медиахолдингының язылучыларыбызга төп призы – «Радуга» шифаханәсенә юлламадан башка (ул берәү генә булачак), тагын бик күп бүләкләр уйнатылачагы хакында да искәртү урынлы булыр.
Конкурс нәтиҗәсен, кемнәргә нинди бүләк чыкканын киләсе атнаның җомгасында, «Туган як»ның 7 нче февраль санында язып чыгарбыз.
Ә кемнәрнең конкурс тәртибен карап торырга теләкләре бар икән, рәхим итегез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев