Туган як

Конкурс үткәрү көне билгеле

2019 елның беренче яртысына газетабызга язылганнар өчен «Туган як»тан бүләк» конкурсын уздыру вакыты төгәл билгеле булды. Ул 29 гыйнварда үткәрелә.

Бүгенге көндә редакциядә газетаның 18 гыйнвар санында басылып чыккан купоннарны кабул итү бара. Конкурс шартлары буенча, призлар уйнатуда катнашучылар исемлегенә керү өчен, «Туган як»ка язылу турындагы квитанциягезнең күчермәсен редакциягә илтеп бирергә, почта яки электрон почта аша җибәрергә кирәк иде. Газетага язылучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып һәм язылучыларыбызга уңайлык тудыру йөзеннән, 2019 елның беренче яртысына редакциягә килеп язылучыларны конкурс исемлегенә автомат рәвештә кертергә булдык. Ә инде почтада язылучылар арасында конкурска катнашырга теләүчеләр булса, алар, әлбәттә, квитанцияләрен үзләре китереп бирергә яисә почта аша җибәрергә тиеш.
Призларны уйнату «Туган як» редакциясендә 29 гыйнварда 11 сәгатьтә башлана. Кызыксынучылар, конкурс барышын күзәтергә редакциягә килә алалар. 
Тагын шунысын да искәртәбез: әгәр туганнарыгыз, күршеләрегез, хезмәттәшләрегез арасында ниндидер сәбәпләр белән «Туган як»ка язылмыйча калучылар булса, аны хәзер дә эшли алалар. Почта бүлекләрендә дә, редакциянең үзендә дә газетага яздыру һәрвакыт дәвам итә. Әгәр «Туган як»ны февраль башыннан алдырырга язылмаган булсагыз, март башыннан алырлык итеп тә язылырга мөмкин. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: