Туган як

«Комсомол туе» уздырып...

Түбән Каманың бер гаиләсе алтын туен билгеләп үтте. Әлеге чарага Нина һәм Владимир Шәрәповларның иң якыннары гына җыелган иде.

Ә 50 ел элек туйларын комсомоллар зурлап уздырган. Ул туй күренешләре хәтта «Түбән Кама өстендә йолдызлар» документаль фильмына да кергән һәм Советлар Союзы күләмендә күрсәтелгән. Әлеге кадрларны күрү Шәрәповлар өчен зур бүләк булды. 
Владимир Михайлович һәм Нина Александровна, балдаклар алмашып, ЗАГСның Почет китабына имзаларын куйдылар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: