Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Комачаулык тудырмыйк

Түбән Камада карны җыярга комачаулаган 25 автомобиль хуҗасына штраф салынган.

Подъезд ишекләрендә карны җыю турында игълан булуына карамастан, машиналарны башка урынга күчерүне кирәк дип санамыйлар. Җитмәсә, юл кырыйларында машиналарын калдырып китүчеләр дә күп. Нәтиҗәдә, кар җыючы техникага комачау итәләр. Ә шәһәрдәшләр кар җыелмый дип зарлана. Хәзер андый ваемсыз машина хуҗаларына карата чаралар күрелә башлады. Аларга 2000 сумнан алып 3500 сумга кадәр штраф салына. Рейдлар даими узачак. 
– Ишегаллары юлларын кардан арындырырга комачауламасын өчен, автомобиль хуҗаларыннан транспортны башка урынга күчереп куюларын үтенәбез. Шәһәрдәшләр аңлар дип ышанабыз, – ди Түбән Кама муниципаль районының административ-техник инспекциясе бүлеге начальнигы Айрат Наскаев.  
Кар җыю техникасы 21 декабрьдә 7.00-16.00 сәгатьтә – «АкБарс» банкы (Б.Урманче, 18) – Шатлык сәүдә үзәге; Мәктәп бульвары, 3 – Студентлар урамы; Химиклар ур., 53 – «Надежда» мәктәп-интернаты; 25 декабрьдә  7.00-16.00 сәгатьтә – Яшьлек ур. – Тукай ур.; Химиклар ур., 2 – Корабельная ур.; «Якорь» сәүдә үзәге – Гайнуллин ур.; 28 декабрьдә 7.00-16.00 сәгатьтә – «Лагуна» күңел ачу үзәге – «Ярыш» спорт комплексы; Тынычлык ур. (Төзүчеләр ур. – Тынычлык ур.,95); Төзүчеләр ур., 4,6,8 нче йортлар тирәсе территориясендә эшләячәк. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев