Туган як

Кокс яндыруын яндырырлар, әмма...

2010 елда "Нижнекамская ТЭЦ"ны үз карамагына алган "Татнефть" җитәкчелеге тарафыннан, табигый газ ягулыгы урынына кокс куллану аша безнең төбәк энергетикасында яңа проект тормышка ашырыла. Ә кокс үзе "ТАНЕКО"да нефть эшкәртү барышында акрынайтылган кокслау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кокс ягулыгы ТЭЦка озатыла һәм генератор пар казаннарында яндырылып, хасил булган пары турба агрегатларына...

2010 елда "Нижнекамская ТЭЦ"ны үз карамагына алган "Татнефть" җитәкчелеге тарафыннан, табигый газ ягулыгы урынына кокс куллану аша безнең төбәк энергетикасында яңа проект тормышка ашырыла. Ә кокс үзе "ТАНЕКО"да нефть эшкәртү барышында акрынайтылган кокслау нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Кокс ягулыгы ТЭЦка озатыла һәм генератор пар казаннарында яндырылып, хасил булган пары турба агрегатларына җибәрелә дә, алга таба электр һәм җылылык энергиясе алына.

Хәзерге вакытта ТЭЦта чимал буларак, "Газпром" структураларыннан килә торган табигый газдан файдаланыла. Ул, Татарстанда кулланыла торган газның 7-8 процентын тәшкил итә. Яңа технология куллану ТЭЦта шул табигый газдан файдалануны күпкә киметеп, бәясе даими артып торучы газ сатып алудан коткара.

Бу яңа проектның бәясе 300 миллион доллар булып, 4-5 ел эчендә ул үз-үзен аклаячак һәм ел саен ТЭЦка 80 миллион доллар табыш китерәчәк! Ә табигый газ, кыйммәтле ягулык булганлыктан, электр энергиясе җитештергәндә аның рентабельлеге түбән, ә инде җылылык энергиясе җитештергәндә, гомумән, предприятие үзенә зыянга эшли торган була.

ТЭЦ - бүгенге көндә республикада иң күп электр энергиясе җитештерә торган предприятие, ул "ТАНЕКО", "ТАИФ" һәм "Нижнекамскшина"ны, Түбән Кама шәһәрендәге төзелеш объектларын, шәхси секторны электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Моннан тыш, ТЭЦта үз илебездә җитештерелгән җайланмаларны һәм, шулай ук, үз технологиябезне кулланып модернизация уздыру АКШ һәм Европа илләренең, Украинадагы вакыйгалар аркасында, Россиягә карата санкция куллану куркынычына да бәйле. Санкция ул тармакка да кагылса, чит илдән заманча җайланмалар һәм сыналган технологияләр сатып алу мөмкин булмаячак бит.

Белгечләр фикеренчә, ТЭЦта энергия җитештерүдә кокс ягулыгы куллану, аны белеп һәм барысын да җиренә җиткереп төгәл эшләгәндә, табигый газ сатып алуда "Газпром"га бәйлелектән коткара, республикабыз промышленностен һәм халыкны арзанлы электр энергиясе белән тәэмин итә.

Бу кадәргесе бик яхшы һәм халык өчен дә кулай. Әмма, шуның белән бергә, Россиядә әле нефть коксын җылылык һәм электр энергиясе җитештерүдә куллану тәҗрибәсе дә, шулай ук, энергетика объектларында коксны яндыруга исәпләнгән тиешле җайланма да юк.

Җитмәсә, нефть коксын яндырганда, азот окислы һәм күкерт оксиды кебек зарарлы матдәләр хасил була, моны әле нефть суыртыла торган Әлмәт якларында җир катламы нефть пластының радиоактив факторы тагын да көчәйтергә мөмкин.

Экспертлар - экологлар һәм кара металлургия тармагы белгечләре тарафыннан, узган гасырның алтмышынчы, җитмешенче елларында ук СССРда геологик разведка һәм фәнни-тикшеренү эшләре барышында, Ульяновск өлкәсендә радон чыганаклары катламы астында радиация фоны барлыгы ачыкланган, ул исә уран булу мөмкинлеген күрсәткеч билге. Шунда ук эзләү-тикшеренү эше туктатылган.

Шундый ук радиацион фон республикабызның әлеге Ульяновск өлкәсе белән чиктәш территориясендә "Татнефть" подразделениеләре суырта торган карбонлы нефтьтә дә бар.

Шул ук вакытта, эшкәртү өчен "ТАНЕКО"га җибәрелә торган Әлмәт нефтендә күкерт күбрәк булган саен, радиация фонлы концентрация дә артырга мөмкин. Әмма "Татнефть җитәкчелеге дә, андагы башка җаваплы кешеләр дә бу хакта эндәшми калуны мәгъкуль күрәләр.

Ә бит югыйсә, "Татнефть" структурасында нефть суыртуда һәм аны озатуда кулланыла торган продукция торбаүткәргечләреннән, файдалану сроклары чыкканнарының, радиация фоны булганга күрә алга таба кулланырга ярамаганлыктан, эретерергә җибәрелмичә, утильләштергә озатылуы аларга бик яхшы билгеле.

Нефть эшкәртү барышында акрынайтылган кокслау технологиясен куллану һәм барлыкка килгән нефть коксын яндыру әлеге төр ягулыктагы радиацияле концентрацияне арттырачак һәм, шуның белән, төбәктәге экологик системаның радиоактив зарарлануы өчен алшарт булып торачак.

Ә хәзер коксны, ягулык буларак, куллану мөмкинлеге ни дәрәҗәдә өйрәнелгәнен карыйк. "Татнефть» һәм ТЭЦ җитәкчелеге, төбәкнең табигатьне саклау ведомствосындагы ( ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы идарәсе, "Роспотребнадзор"ның җирле подразделениесе һ.б.) җаваплы кешеләр тарафыннан, табигатьне саклауда мөһим булган чараларны куллану юлы белән, төбәкнең экологик иминлеген тәэмин итү аспектлары билгеләнмәгән, радиоактив пычрату чыганакларын куллану технологиясе нәтиҗәләренә мониторинг уздырылмаган һәм анализ ясалмаган.

Шуңа бәйле рәвештә, Түбән Камада, күкерте күп булган нефтьне җентекләп, бик нык эшкәртү өчен, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволары төзелеше һаман дәвам иттерелүе белән беррәттән, ТЭЦта нефть коксы яндыру технологиясен куллануга бәйле модернизация уздыру радиация фоны артуга, безнең муниципаль районның экологик системасына төшә торган техноген күләменең инде болай да узарга ярамаган чиктән бик нык артуына, нәтиҗәдә, боларның барысы бергә регионыбызда экологик фаҗига өчен уңай җирлек тууга китерәчәк.

"Татнефть» һәм «ТЭЦ» җитәкчелеге модернизацияне - булган пар казаннарын һ.б җайланмаларны кокс яндыру технологиясенә яраклаштыру юлы белән эшләргә җыена, әмма бу әле безнең Россиядә беркайчан да кулланылмаган, андый тәҗрибә юк, аның өчен махсус җайланма әзерләү белән шөгыльләнә торган аерым структура да юк, бу профиль белгечләрен әзерләү системасы да җайга салынмаган - болар да әлеге проектны томышка ашыруның мохит иминлегенә куркыныч тудыру мөмкинлеге хакында сөйли.

Әлеге ике предприятие җитәкчеләре нефть коксы яндыру технологиясенең, табигатьне саклауда тиешле чаралар куллану аша тормышка ашырылуын ассызыклыйлар. Төбәкнең экологик системасына зыян китермәячәк дип ышандыралар. Әмма кокс чималын файдаланганда экология күрсәткечләрен яхшырту буенча заманча технологияләр даими рәвештә куллануга карамастан, нәтиҗә яхшырмый.

Экспертлар, экологлар билгеләп үткәнчә, нефть коксын яндырганда барлыкка килә торган зарарлы матдәләр (азот оокислы, күкерт оксиды) - зур тоннажлы берничә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволары тупланган һәм территориясе әллә ни зур булмаган Түбән Кама шәһәренең болай да начар экологик системасына үтергеч тәэсир ясый.

"Татнефть" җәмгыяте проектының төбәк мохитенә начар тәэсирен киметү һәм экология иминлеге нормаларына туры килү-килмәвен ачыклау өчен, "Ростехнадзор" идарәсенең, шулай ук, Татарстан экология һәм табигатьне саклау министрлыгының тиешле структуралары тарафыннан әлеге проектка экспертиза уздыру таләп ителә.

Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,

Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Россиянең атказанган табибы, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: