Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Кодлы сүз» кирәк

ТР буенча Пенсия фондының «кайнар линия» телефоны үзгәрде.

Сорауларыгызны бирү яки зарларыгызны җиткерү өчен хәзер «контакт үзәге» операторларына 8-800-600-0-357 номеры белән шалтыратырга мөмкин. «Контакт үзәге» 2016 елдан эшли. Проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, республика күләмендә 600 мең тирәсе шалтырату кабул ителгән. Үзәкнең һәр белгече көненә 120ләп кеше соравына җавап бирә. – Шалтыратучы www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинетта күрсәткән «кодлы сүз»не әйткәч кенә, контакт үзәге хезмәткәре шәхси мәгълүмат белән бәйле соравына җавап бирә ала. «Кодлы сүз»не кеше үзе уйлап таба һәм аны ул гына белә, – дигән ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. «Контакт үзәге» ярдәме белән татарстанлылар өйдән чыкмыйча гына барлык кирәкле мәгълүматны белергә мөмкиннәр. Дәүләт хезмәтләреннән, шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинетыннан файдаланып була. Пенсия фондына барырга кирәк булса, сайт аша да, телефоннан 8(8555) 45-33-09 номерына шалтыратып та язылырга мөмкин. Пенсия акчасы күләме турында 8-927-49-49-701 номерына SMS-хәбәр җибәреп белешергә була.

Лариса Кутилина, Түбән Кама Пенсия фонды начальнигы урынбасары

фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев